ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданин мөрәҗәгате буенча 2019 елның 26 сентябрендә уздырылган административ тикшерү кысаларында шәһәр тибындагы Алексеевск поселогының "София" кибетенә юл тотты.

Татарстан Республикасы Иминлек советының уртак утырышы беркетмәсен үтәү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда оператив чаралар күрү максатларында, айлыкның эш планын тормышка ашыру кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар үткәрелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова "Татарстан Республикасы Питрәч районы Күн төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары өчен кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш чара үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Күпербаш авылында чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте.

Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган "Белоруссия ярминкәсе"н үткәрү традициягә керә. "Камаз" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Белоруссиядән килгән товарлар сату ярминкәсе уза.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормаларын үтәү темасына халык арасында анкета үткәрде.

Анкетада барлыгы 64 респондент катнашты.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече тарафыннан Балтач муниципаль районының "Балтач гимназиясе" МББУ кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Р.Р. Гәрәева сатучылар һәм эшкуар өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын аңлатып, укулар үткәрде.

Муниципаль берәмлекләрдә расланган графиклар нигезендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссияләр утырышларын үткәрү дәвам итә.  Үткәрелә торган утырышларның максаты – муниципаль берәмлекнең ваклап сатучы алкоголь базарында мөнәсәбәтләрне җайга салу, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау һәм бу мәсьәлә буенча ведомствоара хезмәттәшлек оештыруга бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү.  

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районындагы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныф укучылары өчен кулланучы белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International