ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов "Алтын хезмәттәшләрен" халыкара Өлкәннәр көне белән котлый.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елны Татарстан Республикасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан итте. Бу хактагы Указга 2019 елның 25 сентябрендә кул куелган. Республиканы торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатында чараларны әзерләү һәм уздыру оештыру комитетына йөкләнгән. ТАССР 1920 елның маенда оеша.

Чаллы территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты ТР Актаныш районының Уразай урта мәктәбендәге 6-7 сыйныф укучылары белән чара үткәрде.

Укучылар игътибарына үз хокукларыңны һәм якыннарыңның хокукларын яклау белән кызыксыну максатында кулланучыларның хокукларын яклау турында законнар тәкъдим ителде.

Әлки муниципаль районының мәдәният йорты бинасында 2019 елның 30 сентябрендә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.В. Йосыпов җитәкчелегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.  Чарада ведомствоара комиссия әгъзалары, шулай ук "Алкоторг" ҖЧҖ вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм алкогольле продукция сатучы хуҗалык итүче субъектлар катнашты.

Расланган график нигезендә, Әгерҗе муниципаль районында Башкарма комитет җитәкчесе А.С.Авдеев рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы үткәрелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасының Саба районындагы "Бердәм Россия" партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә алкогольле продукцияне сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итте.

2019 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече "Шатлык" кибете җитәкчесе һәм анда сатучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча уку-семинар үткәрде. 


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Җәмәгатьне тукландыру хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мондый документ булып, аерым алганда, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы (алга таба – Закон), РФ Хөкүмәтенең "Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләрен раслау турында" 1997 елның 15 августындагы 1036 номерлы карары (алга таба – Кагыйдәләр) һәм башка норматив хокукый актлар хезмәт итә.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

"Экстремизмга-ЮК!" айлыгын уздыру кысаларында 2019 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гамәл кылырга өйрәнү максатыннан чыгып, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле белән очрашты. 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова "Татарстан Республикасы Питрәч районы Күн төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары өчен кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International