Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне яктыртып, даими рәвештә урыннарга чыгып гражданнарны кабул итә. 2019 елның 9 августында чираттагы очрашу Саба муниципаль районының Шекше авылында узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов гражданнарны кабул итте
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин С. "Renault Duster" автомобиленең гарантия ремонты буенча автосалон белән ике арада килеп туган бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте
2019 елның 13 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, контрольлек чараларын үткәрү барышында Алабуга шәһәрендәге "Бытовая химия" кибетләренең берсендә тән өчен һәм ветеринариядә кулланыла торган 95%лы этанол – антисептик эретмә сатылу фактын билгеләде
2019 елның 9 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И. Кадыйров Баландыш авыл җирлегенә барып гражданнарны кабул итте
"Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү чараларын тормышка ашыру турында" 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 2019 елның 14 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тиешле суд карарлары нигезендә юк ителергә тиешле 340,205 литр алкоголь продукциясен "Роспиртпром" вәкилләренә тапшырды
2019 елның 14 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрелде
2019 елның 13 августында Чаллы шәһәрендә Алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә закон таләпләрен үтәү мәсьәләсе буенча законсыз эшкуарлыкка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Удмуртиядә яшәүче кешегә карата Административ хокук бозу турында РФ кодексының 14.17.2 статьясында каралган административ хокук бозу билгеләре буенча эш кузгатты
Өлгергән һәм татлы карбыз сайлау серләре артык катлаулы булмаса да, сезон чорында да ялгышлык җибәрергә мөмкин
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнгән