Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2019 елның 1 августыннан 2019 елның 15 октябренә кадәр кулланучыларның хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсын оештыра
2019 елның 9 августында, Казан шәһәре Идел буе районының Утар авылында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге закон бозуларны ачыклау буенча мониторинг уздыру барышында стационар булмаган сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады, бу исә "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 ст. 2 өлешенә каршы килә
Товар хакының бәялегендә күрсәтелгән һәм кассада сугылган суммасына килмәү күренеше, ачыкланганча, кибеттә генә түгел, даруханәләрдә дә очрый икән. Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче бер ханым шундый хәлгә тарыган
Республиканың сөт продукциясе базарында җирле җитештерүчеләр дә, шулай ук Россиянең күп кенә башка төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән җитештерүчеләр дә эшли. Татарстан Республикасы Россиядә сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча әйдәп баручыларның берсе булып тора, һәм бүгенге көндә җирле товар җитештерүчеләр хисабына үзен тулысынча сөт продуктлары белән тәэмин итә ала
2019 елның 8 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге эксперты И.И.Бәдретдинов катнашында Кукмара муниципаль районының Ядегәр авылында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча гражданнарны кабул итү оештырылды
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына Чаллы шәһәре кибетләренең берсендә ныклы алкоголь продукциясенең сатылуы турында мөрәҗәгать килгән
2019 елның 9 августында Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Егорова Марина Ивановна Олы Кульга авылында яшәүчеләр белән очрашты
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле продукцияне ваклап сату чикләмәләрен бозу мәсьәләләре буенча даими рәвештә шикаятьләр килеп тора
2019 елның 5 августында административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданин мөрәҗәгате нигезендә, Сарман авылында эчемлекләрне бүлеп сатучы "Карман Beer" кибетендә контроль чаралар үткәрде
23 июльдә Баулы шәһәре Башкарма комитетында узган Ведомствоара комиссия утырышында контроль-инспекция бүлеге белгечләре тарафыннан полиция хезмәткәрләре белән контроль чаралар үткәрү, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә материалларны рәсмиләштерү тәртибе буенча уртак укулар үткәрү турында килешүгә ирешелде