Кайбер намуссыз эшкуарлар алкогольле продукцияне сату вакыты турындагы законны бозуларын дәвам итә
РФ Хөкүмәтенең "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне чикләү чараларын гамәлгә ашыру турында" 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номерлы карары нигезендә 6 нчы август көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы конфискацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукцияне алга таба юк итү максатында чираттагы мәртәбә "Росспиртпром" ААҖ тапшырды
Еш кына кибетләрдә эшләүче хезмәткәрләр кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр белән дә, аларны хәл итү юллары белән дә җентекләп танышып бара алмый. Югыйсә һәркем, кайда эшләвенә карамастан, көн саен кулланучылар базарының теге яки бу хокук мөнәсәбәтләренә керә
294-ФЗ номерлы Федераль законның 8.2 статьясы нигезендә, юридик затларның, шәхси эшкуарларның зарури таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуын кисәтү, зарури таләпләр, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләр бозылуга сәбәпче булган сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны юк итү максатларында дәүләт (муниципаль) контроль (күзәтчелек) органнары зарури таләпләр, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләр бозылуны профилактикалау буенча ел саен алар тарафыннан расланучы хокук бозуларны профилактикалау программаларына ярашлы рәвештә чаралар уздыра
Республиканың эчке базарында халык куллана торган товарларның бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг ясау ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп функцияләренә керә.
РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы карары белән бәяләре махсус контрольдә булган социаль әһәмиятле – кулланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм туклану базарында намуслы конкуренция булдыру өчен үзләренә карата чик дәрәҗә ваклап сату бәяләре куелырга мөмкин булган товарлар исемлеге билгеләнгән
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Лаеш муниципаль районының Сокуры авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча кабул итү график нигезендә гамәлгә ашырыла
2019 елның 1 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Апас һәм Буа районнарында гражданнарны урынга чыгып кабул итте
Алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә үз эшчәнлеген башкаручы хуҗалык итүче субъектлар өчен сыра һәм алкогольле эчемлекләр сату күләмнәре турында квартал саен декларацияләр тапшыру срогы тәмамланды
"Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының эше Татарстан Республикасы Президентының "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы турында" 2012 елның 1 июнендәге ПУ-408 номерлы Указын үтәү максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 10 августындагы 676 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Гражданнар килеп чыккан төрле проблемалар турында хәбәр итә, шулай ук башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә ярдәм итә ала
2019 елның 5 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге һәм Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге тарафыннан Казан шәһәре, Тихорецкая урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан шәхси эшкуар И.А.Климовскаядан сыраны ваклап сатып алу буенча контроль чара үткәрелде