9 августта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, гражданнарның "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрен карау эше кысаларында, хуҗалык итүче субъектларның сату урыннарына һәм вакытына бәйле чикләүләрне үтәвенә мониторинг үткәрде
Интернет аша яки интернет-кибетләрдән сатып алу хезмәтләреннән файдаланучылар саны артканнан-арта бара. Сәүдә залында урнаштырылган компьютерлар аша кулланучылар әйбер сатып салып, акчасын түләгәннән соң товарны кулга ала торган интернет-кибетләр елдан-ел күбрәк ачыла. Дистанцион ысул белән сату ничек булса соң ул?
Челтәрле төзелеш кибетләренең берсеннән кулланучы электрик триммер сатып алган. Файдаланган вакытта әлеге триммер бик еш кыза башлаган һәм эшләүдән туктаган. Кулланучы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хәбәр итә: 2019 елга контрольлектәге субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә чара үткәреләчәк
Тәтеш шәһәре Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгендә, расланган график нигезендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Е.К.Сазонова, ТР Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-икътисадый һәм территориаль үсеш бүлегенең әйдәп баручы белгече Л.Г.Потапова кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде
Билгеле булганча, балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлек сату катгый тыела. 18 яше тулмаган затларга алкоголь сатуны тыюның максаты балигъ булмаганнарны физик яктан үстерүдән һәм әхлакый тәрбияләүләүдән, сәламәтлекне саклаудан гыйбарәт
2019 елның 15 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Түбән Кондрата авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны аңлату һәм башка мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итте
Кавын – карбыз белән бергә сатыла башлый торган иң татлы ризык. Әгәр өлгергән карбызны сайлавы җиңелрәк булса, кавын сайлаганда күбрәк тырышырга туры киләчәк. Еш кына карап торышка өлгергән сыман күренеп торган кавын урталай кисеп җибәргәч яшел яки баллы булмый. Яхшы җимешне ничек билгеләргә соң? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре иң тәмле һәм өлгергән кавынны сайлап алуда ялгышлык җибәрмәс өчен нишләргә кирәклеге турында өйрәтер
Кичә, 2019 елның 15 августында, "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" дәүләт ярдәмче программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булды
"Сыналган бизнес" (http://provbiz.ru) интернет-ресурсы экспертлары эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга түләүсез консультацияләр бирә, "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын куллануга бәйле, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча килеп туган сорауларга оператив һәм грамоталы җавап бирә