Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы тарафыннан 2019 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү ясау мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар үткәрелде.
РФ Хөкүмәтенең "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне чикләү чараларын гамәлгә ашыру турында" 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номерлы карары нигезендә 21 август көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы конфискацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукцияне алга таба юк итү максатында агымдагы айда икенче мәртәбә "Росспиртпром" ААҖ тапшырды.
2019 елның 21 августында Әлмәт шәһәре Башкарма комитетында видеоконференция режимында үткәрелгән Контрольлек советының республика утырышыннан соң Әлмәт муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге башлыгы урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы, Алкоторг вәкилләре катнашты.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәре кибетләренең берсендә озату документлары булмаган һәм яраклылык вакыты узган сыраны ваклап сату фактын билгеләде. Барлыгы 2,7 литр сыра законсыз әйләнештән алынды. Оешманың вазыйфаи затына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 2 өлешендә, 14.45 ст., 14.43 ст. 2 өлешендә, 14.19 ст. каралган административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү өчен чакыру бирелде.
Ни аяныч, әмма Россиядә кулланучыларның хокуклары һәр адым саен диярлек кысрыклана, шул ук вакытта, халыкның юридик белемлелек дәрәҗәсе берникадәр яхшыруга карамастан, аларның күбесе үз мәнфәгатьләрен ничек якларга кирәклеген белми.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына шушы көннәрдә өй гөлен сатып алган кулланучы аны кире кайтару турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында "Җәмәгать һәм шәһәрара транспорттан файдалану" дигән темага анкета уздырды
2019 елның 20 августында Минзәлә муниципаль районының Кадрәк авыл җирлегендә муниципаль берәмлек башлыгы Сәлахов Айдар Фәслах улы, Башкарма комитет җитәкчесе Нәҗмиев Камил Рим улы катнашында семинар-киңәшмә узды
2019 елның 20 августында Биектау муниципаль районының Каенлык авыл җирлеге хакимияте бинасында Казан территориаль органы башлыгы М.И. Егорова гражданнарны кабул итте
Казан ш. Авиатөзелеш районында уздырылган контрольлек чаралары барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре сыра һәм сыра эчемлекләрен тиешле озату документларыннан башка сату фактын ачыклады, бу исә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 2 өлешен, шулай ук 14.45 ст. бозу булып тора