ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең булачак беренче сыйныф укучылары белән очрашу булды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында 6 бала мәктәп өчен кирәк-ярак тутырылган беренче букчаларын алды. 

Тэги: мәктәпкә җыенырга ярдәм ит беренче сыйныф белем көне

2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда чираттагы зур чара узды — Татарстан башкаласы эшче һөнәрләрнең халыкара чемпионатын кабул итте. Яшь инженерлар, программистлар, дизайнерлар һәм башка белгечләр ялгыз һәм команда ярышларында осталыкларын күрсәтте.

Тэги: дөнья чемпионаты

Озату документлары булмаган сыра сатылуы турында килгән шикаять нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Бавария” сәүдә челтәре кибетләренең берсенә тикшерү белән чыкты. 

Тэги: халык контроле

2019 елның 21 августында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетында Актаныш муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. 

Тэги: Актаныш районы

Бүген автомобиль транспортыннан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Аның кеше тормышындагы роле бик мөһим. Без көн саен эшкә барабыз, балаларны бакчага, мәктәпкә илтәбез, хәтта сатып алу өчен дә без автомобильдән файдаланабыз. Автомобиль күптән зиннәтлелек билгесе түгел, ә хәрәкәт итү чарасы буларак хезмәт итә. Кулланучы Г., үзенең шәхси автотранспорт турындагы күптәнге хыялын тормышка ашырырга теләп, Түбән Камадагы автосалоннарның берсенә мөрәҗәгать иткән. 

Җәйге каникуллар тәмамланды, Чаллы шәһәренең "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" МАҖ пенсионерларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат бирү һәм агарту эше яңартылды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре һәм "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" МАҖ җитәкчелеге арасындагы тыгыз хезмәттәшлек пансионатта ял итүчеләр белән даими очрашулар оештыру мөмкинлеген бирә. 


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына, тотылган автомобиль сатып алу уңаеннан автосалон белән ике арада барлыкка килгән бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап, гражданка М. мөрәҗәгать итте. Баксаң, Казандагы автосалоннарның берсеннән 2018 елда чыгарылган, кулланылышта булган чит ил машинасы сатып алынган булган. Сатып алганда вак-төяк җитешсезлекләре ачыкланган, аларны урында бетергәннәр. Әмма инде өйгә алып кайтып, бер көн узгач, автомобиль тәгәрмәчләрендәге резинның артык таушалган булуы һәм 2013 елда чыгарылганлыгы ачыкланган. 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре контрольлек-инспекция чараларын үткәрү барышында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклаган.


23
август, 2019 ел
җомга

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына уяу гражданиннан килгән мәгълүматны тикшерү барышында Лаеш районының ял базасы территориясендә урнашкан стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары ачыкланды.

Әгерҗе муниципаль районы халкы арасында Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне популярлаштыру максатларында шәһәрнең сәүдә объектларында дегустацияләр үткәрү традициягә әйләнде. Август аенда "Бристоль" һәм "Пятерочка" кибетләрендә "Белый Кремль" ҖЧҖ җитештергән сыраларга дегустация уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International