ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон тулаем алганда Россия Федерациясенең барлык субъектларына да кагыла, ләкин намуссыз эшкуарлар әлеге актны "үзе белгәнчә" куллану яклы.

2019 елның сентябрендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасы буенча 7 нче республика олимпиадасы старт ала.

Олимпиаданы үткәрү вакыты – 2019 елның 18 сентябреннән 20 ноябренә кадәр.

2019 елның 28 августында Менделеевта Менделеев муниципаль районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә Алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча координация советының чираттагы утырышы узды.

Хәзерге тормышта "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы принциплары еш бозыла. Күп кенә кешеләр үз сорауларына җавапны челтәрләрдән эзләргә мәҗбүр.

Шунысы билгеле, сатучылар товар бәясен түләмәс яки аны кире кабул итмәс өчен төрледән-төрле сәбәпләр уйлап чыгара. Әйтик, еш кына кибет хезмәткәрләре сатып алучыны хезмәттәшлек турында шартнамә булмаган сервис үзәгенә җибәрә. Яки сәүдә предприятиесе товарның яраксызлыгы турында сервис үзәгеннән бәяләмә бирүне таләп итә.


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетында Алабуга муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Хезмәт күрсәтүне популярлаштыру, шулай ук хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында Арча районының күпфункцияле үзәгендә ай саен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрелә.  

Бүген Питрәч районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында Ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Хатын-кыз киемнәре һәм күн-галантерея сатыла торган сәүдә объектында укыту семинары үткәрелде. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре оештырды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалында чарага килүчеләр белән чара үткәрде.

Яшел Үзән муниципаль районында 2019 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү мәсьәләләре буенча гавами тыңлаулар узды. Ачык тыңлаулар эшендә Башкарма комитет аппараты, салым инспекциясе, Роспотребнадзор, хуҗалык итүче субъект вәкилләре, эшкуарлар катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International