Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Юрий Иванович Митюшкинны 70 яшьлек юбилее белән котладылар.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре августның соңгы атнасында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозылуның 17 очрагын ачыклады
2019 елның август ахырында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хосусый эшкуар Г.Б. Гыйлаҗиева сәүдә объектында белем бирү семинары үткәрде.
Менә тагын бер җәй үтеп, көз килеп җитте. Ә көз – уңыш, гөмбә һәм яңгырлар гына түгел әле ул. Көз – яңа уку елының башлануы да! Ел саен яңа уку елы башлану белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының кайнар линия телефонына ялгыш сатып алынган китапларны алыштыру яки кире кайтару (авторы ул түгел, тиешле басма түгел һ.б.) уңаеннан шалтыратулар килә башлый. Мәсәлән, шушы көннәрдә 8 нче сыйныф укучысы шалтыратып, музыка дәреслеген игътибарсыз сатып алганлыгы турында әйтте. Әсбап туры килмәгән. Китап кибетендә аны алыштырудан баш тартканнар һәм икенчесен сатып алырга кушканнар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына, консультация сорап, гражданин Н. мөрәҗәгать итте. Баксаң-күрсәң, ул хосусый йорт өчен газ казаны сатып алган булган. Казанны урнаштырганда газ хезмәте белгечләре анда җитешсезлекләр тапкан һәм урында ук Җитешсезлекләр акты төзелгән. Кулланучы бу акт белән сатучыга кимчелекләре булган товарны алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать иткән. Сатучы казанны кабул итеп, сатып алучы таләбен кырык биш көн эчендә товарның сыйфатын тикшергәннән соң гына үтәячәге хакында әйткән. Сатып алучы безгә сорау бирде: "Болай эшләү хокуклымы?"
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка С. планшет компьютерына гарантия ремонты буенча килеп туган бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Җитешсезлекләр ачыклану сәбәпле, товар гарантия ремонтын ясату өчен сатучыга тапшырылган булган. Исемлек буенча товарда, вак тырналу һәм сөртелү урыннарыннан тыш, механик зыяннар булмаган. Планшетны ремонтлатканнан соң кабул иткәндә, анда механик зыян булуы, ә атап әйткәндә, экранның аскы почмагында ярылу урыны барлыкка килгәнлеге ачыкланган. Әлеге җитешсезлек товарны сатучыга тапшырганнан соң, ягъни аның гаебе белән килеп чыккан. Әмма сатучы үзенең гаебен танымаган һәм товарны кулланучыга тапшыру турында таләп иткән.
Кадерле татарстанлылар! Татарстан Республикасы һәм шәһәр көне уңаеннан котлаулар кабул итегез!
Республика көне – ул күпмилләтле Татарстанны берләштерә торган бәйрәм.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистайдагы "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә лекция-әңгәмә оештырды.
Кулланучылар белән эшләү аларны агартуга, законда тәкъдим ителгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән таныштыруга юнәлдерелгән. Бу, барыннан элек, мәктәпләрдә, һөнәри уку йортларында дәресләр үткәрүне үз эченә ала.
Казан шәһәренең Спартак урамында алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен бозу турында "Халык контроле" ДМС системасыннан чираттагы гаризаны карау барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре ярашсызлык фактын ачыклады, ә атап әйткәндә алкогольле продукцияне фактта агызган дата товарны озата баручы документларда күрсәтелгән дата белән туры килми иде.