ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

"2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" дигән 6 нчы ярдәмче программаны үтәү максатында, 2019 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 4 августында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына гражданинның алкогольле продукция сату кагыйдәләрен һәм урыннарын чикләү буенча кергән мөрәҗәгатен карап тикшерү кысаларында, контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан чираттагы мәртәбә мониторинг үткәрелде.

Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында ("Халык контроле" ДМС) Чүпрәле районы территориясендә урнашкан кибетләрнең берсендә озату документларыннан башка сыра сату турында хәбәр ителгән гариза урнаштырылган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан яраклылык срогы чыккан азык-төлек товарларын сату фактларын ачыклау буенча даими һәм системалы эш алып барыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре ТР "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәсендә алкогольле продукция, атап әйткәндә, товар-транспорт кәгазьләре, ярашлылык турында декларациясе булмаган, шулай ук БДАМС системасында теркәлмәгән сыра сатылу фактын билгеләде.

"Магнит" холдинг компаниясе үзенең "Вечерний Магнит" дигән алкомаркетлар челтәрен үстерергә планлаштыра. Беренче шундый кибет Самарада ачылачак. Аның эш нәтиҗәләре буенча башка сәүдә нокталарын эшләтеп җибәрү турында да карар кабул ителәчәк.


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Казан шәһәрендәге район прокуратураларының берсеннән җибәрелгән гражданин мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында чираттагы тапкыр стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция сату факты билгеләнде.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "52 нче гимназия", "40 нчы гимназия", "127 нче урта гомуми белем мәктәбе" һәм "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 10 нчы татар-рус урта гомуми белем мәктәбе" укучылары белән очрашу үткәрде.

Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорчылыкны кисәтү, шулай ук халык арасында террорчылык һәм экстремистлык идеологиясе күренешләренә битараф булмаучанлык формалаштыруга юнәлтелгән иҗтимагый фикер булдыру максатларында 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Татарстан территориясендә "Экстремизмга - юк!" дигән айлык игълан ителде. 

2019 елның 2 сентябрендә Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татар Сараланы авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты.

Авыл җирлегендә яшәүчеләр игътибарына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2019 елның 8 ае эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International