2019 елның 9 сентябрендә Казан территориаль органы вәкилләре Казан шәһәренең Совет районы территориясендә контроль чаралар үткәрде.
Аерым алганда, Бигичев урамында урнашкан сәүдә бинасын карау барышында БДАМС системасында теркәмичә генә алкогольле продукция сату факты ачыкланды. 34 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре табылды һәм әйләнештән алынды.
2019 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган аракыларга дегустация үткәреләчәк.
2019 елның 6 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Мәскәү районы территориясендә контрольлек чаралары үткәрде.
Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә эшкуарлар һәм аларның вәкилләре өчен кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча кизү торуны оештырды.
2019 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "179нчы гимназия", "177нче лицей", "Татар телендә белем бирүче 155нче гимназия", "20нче урта гомуми белем бирү мәктәбе", "34нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе" һәм "Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче урта мәктәп" укучылары белән очрашу үткәрде.
Әгерҗе муниципаль районының Бима авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары О.А.Баженова һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вәкиле Р.Д.Яппарова катнашында халыкны күчмә кабул итү үткәрелде.
2019 елның 5 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре, юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек (күзәтчелек) чараларын үткәрү кысаларында, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә зарури таләпләр бозылуның 4 очрагын ачыклады
5 сентябрьдән 6 сентябрьгә каршы төндә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре гамәлдәге законнар үтәлешенә мониторинг үткәрде. Чара "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына 22.00 сәгатьтән соң сыра һәм сыра эчемлекләрен ачыктан-ачык сату мәсьәләсе буенча алынган гражданин мөрәҗәгате нигезендә үткәрелде.
2019 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган озату документларыннан башка сыра сату турындагы шикаять нигезендә, Чаллы шәһәрендәге сәүдә объектларының берсенә барып кайтты. Контрольлек чарасын үткәргәндә, продукция килүне БДАМС системасында теркәмичә генә сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты билгеләнде. 278,16 литр күләмендә сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.
2019 елның 3 сентябрендә Әгерҗе районы Башкарма комитетында Әгерҗе районы кулланучылар базарында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмә узды. Милек салымнарын түләү, биналарның әйләнә-тирә территорияләрен һәм фасадларын карап тоту, элмә такталарны һәм аншлагларны ике дәүләт телендә рәсмиләштерү мәсьәләләре белән беррәттән, районда алкоголь базарындагы хәл турында да фикер алыштылар.