Әлмәттә беренче мәртәбә иң зур гастрономия фестивале узды. Чара "Бәхетле Әлмәт" шәһәр акциясе кысаларында оештырылды. "Нефтьче" мәдәният сарае янындагы мәйданда "Бәхетле Әлмәт"тә катнашучы республиканың 50дән артык рестораны, стритфуд, милли аш-су, фермер продукциясе, десерт, сыр, эчемлекләр һәм сувенирлар куелган, барча Татарстаннан килгәннәр иде. Шунда ук пешекчеләрдән мастер-класслар да үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен материал алынды.
Кибет гарантия ремонтын башкара алмаган очраклар да була. Бу очракта һәр кулланучы товарны алыштыру яки акчаны кире кайтару турында таләп итеп, импортерга мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Импортка озатучы ул – алга таба Россия Федерациясе территориясендә сату өчен, товарны импортка озата торган, оешу-хокук формасына бәйсез рәвештәге оешма яки шәхси эшкуар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.
ТР Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында" 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан 177 атамадагы продукция буенча бәяләргә мониторинг уздырылды.
2019 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Үзәк автобазар территориясендә контрольлек чаралары үткәрде. Павильоннарның берсендә тиешле документлары булмаган килеш һәм продукция килүен БДАМС системасында теркәмичә сыра һәм сыра эчемлекләре сатыла иде.
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы кулланучы, җитештерүче, башкаручы һәм сатучы арасында килеп чыккан мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән; кулланучының товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр һәм аларны башкаручы, җитештерүче, сатучы турында мәгълүматка хокукларын билгели; товарлар сатканда, эшләр башкарганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә кулланучының хокукларын яклый; кулланучыга хокукларын яклауны гамәлгә ашыручы дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар турында хәбәр итә һ.б.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 21 яшькә кадәрге кешеләргә алкоголь сатуны тыю турындагы закон проекты күпчелек федераль ведомстволар белән килештерелгән һәм быел ук каралырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгына сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай хәбәр иткән.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш кысаларында республикада, Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән аракы дегустацияләнде.
Гражданнарны кабул итү вакытында безгә еш кына сорау бирәләр: "Төргәкне ачканнан соң ашамлыкны кире кайтарырга мөмкинме?".