ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына С. исемле кулланучы сатучының алдан түләнгән җиһазны китерү вакытын бозган гамәленә шикаять белдереп мөрәҗәгать итте. 2019 елның августында ул сатучы белән кухня гарнитуры китертү турында шартнамә төзегән булган. Шартнамә төзелгән көнне кулланучы, китертү эшен тизләтер өчен, товарның тулы бәясен түләгән. Шартнамәне үтәү чоры – утыз календарь көне.

Казан территориаль органына Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан кафеларның берсендә тиешле лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукция сату турында хәбәр килеп иреште

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән хәбәрне карау кысаларында Казан шәһәренең Совет районында Җиңү Проспекты урамында урнашкан сәүдә объектында контроль-инспекция чарасын үткәрде

2019 елның 17 һәм 18 сентябрь көннәрендә Зәй шәһәрендә үткәрелгән контроль чаралар барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре тарафыннан түбәндәге хокук бозулар ачыкланды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы бүлегеннән материал алынды. Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче 62 яшьлек ир-ат утырган "Hyndai creta" маркалы автомобильне карау барышында, автомобильнең багаж бүлемтегендәге катыргы тартмада Бәләбәйнеке дип аталган "Минераллы табигый эчә торган дәвалау-ашханә газландырылган гидрокарбонатлы-сульфатлы-натрийлы" этикеткасы белән 1.5 литрлы алты полиэтилен шешә табылган.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 18 сентябрендә Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлегендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан оештырылды.

Бүген "Кулланучыларның хокукларын яклау" республика олимпиадасында катнашучылар ярышларның башлангыч этабына (дистанцион рәвештә) кереште – укучылар кулланучы законнары нигезләрен белүгә тест биремнәрен үти.  

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова хәбәр иткәнчә, быел Олимпиадада катнашучылар саны 9494 кеше булган (теркәлгән катнашучылар исемлеге www.tatzpp.ru сайтында урнаштырылган).


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Гражданнар тарафыннан иң еш бирелә торган сорауларның берсе алкогольле продукциянең сыйфатына кагыла һәм хәмерне сатып алганда үзеңне ничек саклап калырга?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр итә: 2019 елга контрольлектәге субъектлар белән гавами фикер алышулар үткәрүнең план-графигы нигезендә түбәндәге чара уздырылачак

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган уяу гражданинның мөрәҗәгатен карап тикшерү кысаларында Казан шәһәренең Яңа Савин районы территориясендә эшчәнлек алып баручы сәүдә объектларына күчмә мониторинг үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International