ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның август-сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы бинасында, ТАССР оештырылуга 100 ел тулуга багышланган чаралар планы нигезендә һәм “Эстремизмга – Юк дибез!” декадасы кысаларында, хезмәткәрләребезнең балалары арасында рәсем бәйгеләре оештырылды

2018 елның 15 сентябрендә Чаллыда бик күпләрне җыйган зур спорт һәм йөгерү бәйрәме: “Татарстан кроссы-2018” республика күләмендәге массакүләм ярышлар узды. Стартка мәктәпкәчә уку йортларыннан һәм гомуми белем бирү мәктәпләреннән 40 меңнән артыграк кеше, вузлар студентлары һәм шәһәрнең хезмәт коллективлары чыкты. Җиңел атлетика буенча ярышлар Яр буе паркы мәйданында үткәрелде

2018 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегендә массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча лекция-әңгәмә үткәрде

15 сентябрь көнне Әлмәттә республика күләмендәге массакүләм ярышлар кысаларында массакүләм спорт чарасы – “Татарстан кроссы – 2018” булып узды. Спорт чарасына төрле яшьтәге сигез меңнән артыграк йөгерешче җыелды


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ел саен, азык-төлек бәяләренең үсүенә юл куймау һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрне сыйфатлы, чагыштырмача арзанлы авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан чыгып, авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла

Көзге җылы көннәрнең берсендә – 2018 елның 15 сентябрендә Арча шәһәренең Интернациональная-Большая  урамында “Илкүләм кросс – 2018” булып узды.

Әлеге ярышларның йөгерергә яратучы һәм сәламәт тормыш рәвешен алып барырга омтылучы  һәрбарчабыз өчен матур спорт бәйрәменә әйләнүен искәртеп узыйк

15 сентябрь көнне Чистай халкы “Татарстан кроссы – 2018” дигән спорт бәйрәменә җыелды. Спорт, сәламәтлек һәм физик культура бәйрәме «Татнефть – Олимп» стадионында узды

2018 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, халыкның хокукый яктан аң-белем дәрәҗәсен үстерү, гражданнарыбызны кулланучылар хокукларын яклау турында законнан файдалану күнекмәләренә өйрәтү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында территориаль орган начальнигы җитәкчелегендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексын үткәрде


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Президентының  29 август, 2018 ел, №286 боерыгын үтәү йөеннән, “Экстремистлыкка – Юк!” дибез декадасы кысаларында милләтләр һәм конфессияләр арасында үзара тынычлыкны ныгыту, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән турыдан-туры Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә террорчылык һәм экстремистлык идеологияләре күренешләренә нәфрәт тудыруга юнәлдерелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру буенча чаралардан торган план (алга таба – План) эш


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасында иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре” конкурсының беренче этабы тәмам. Анда катнашучылар ике көн дәвамында төрле сынаулар аша үтте: законнарны (шул исәптән коррупциягә каршы норматив-хокукый актларны) һәм дәүләт символларын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү өчен тест сорауларына җаваплар бирде, шулай ук татар теле һәм чит телләр буенча тест сынавы аша узды, рус теленнән диктант язды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International