Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, республика территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр вәкилләре белән законнарны, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләрен үтәү, бәхәсләрне судка кадәр җайга салу буенча ай саен семинарлар үткәрә
2018 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы 3нче гимназиясенең 11 сыйныф укучылары өчен экстремистлык, террорчылык күренешләрен һәм шәхескә, җәмгыять, дәүләткә каршы җинаятьләрне кисәтү буенча, шулай ук куллану белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде
“Татарстан Республикасында күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе филиалларында билгеләнгән графиклар нигезендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирү дәвам иттерелә
Зеленодол территориаль органында, ТАССР оешттырылуга 100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында, балалар арасында рәсем конкурсы үткәрелде
2018 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, шул исәптән, коррупциягә каршы көрәш чараларына юнәлдерелгән семинар-киңәшмә үткәрде
Республика программасы нигезендә, халкы аз булган торак пунктлар өчен модульле кибетләрнең чираттагысы ачылды. Бу юлы –Азнакай районының Әгер авылында. Блоклы-модульле кибетне ачу тантанасында, район хакимияте, башка ведомстволар вәкилләре белән берлектә, Әлмәт территориаль органы белгече дә катнашты
2018 елның 5 сентябрендә Чирмешән муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды
Татарстанга качып-посып кертелә торган Казахстан аракысын Төркмәнстанныкы алыштыра башлаган әллә шунда?! Һәрхәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Россия Федерациясе буенча Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегеннән маркировкасыз, Россия Федерациясе законында күздә тотылган мәгълүматларсыз гына алкогольле продукция ташу – Түбән Новгород өлкәсеннән килгән машинада Төркмәнстан Республикасында җитештерелгән, 0,45л савытта составында спирт микъдары 40% булган «ARASSA» Aragy аракысын ташу буенча материал алынды
2018 елның 6 сентябрендә Мамадыш муниципаль районында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды
Район үзәгендә яшәүче бу ханымга, рейс кичектерелү сәбәпле түләнгән акчасын кире алырга карар итүе турында авиакомпаниягә хат язгач, җавапны ике ай көтәргә туры килгән. Гомумән, Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының Аксубайдагы белгече ярдәмгә килмәгән тәкъдирдә, кулланучыбыз җавапны бөтенләй дә күрү бәхетенә ирешмәгән булыр иде әле