ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы азык-төлек һәм сәнәгать продукциясенең төрле төрләре сыйфатының кулланучыларны ни дәрәҗәдә канәгатьләндерүен белү өчен анкета чараларын уздырды. Чараларда, уналты яшьтән башлап, өлкәннәргә – сиксән яшьлекләргә кадәр, төрле яшь төркемнәренә керүче кешеләр катнашты

2018 елның 19 июнендә Чаллы шәһәрендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә закон таләпләрен үтәү мәсьәләсен тикшерү өчен Законсыз эшмәкәрлеккә каршы көрәшү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Лаеш муниципаль районының Татар Янтыгы авылында гражданнарны кабул итү чарасының чираттагысын үткәрде. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итүләрнең, график нигезендә, ведомство компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча үткәрелеп килүен билгеләп үтәргә кирәк

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы ТР Теләче районы Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә гражданнарны кабул итүне оештырды. Әлеге чараның максаты – кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату, халыкның кулланучы буларак аң-белемен үстерү, гражданнарны кулланучылар хокукларын дәүләти һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүматлы итү

2018 елның 14 маенда Чистай муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссиянең (алга таба – Комиссия) чираттагы утырышы булып узды

Административ штрафны вакытында түләмәү, шулай ук аны тулы күләмендә түләмәү закон бозу булып тора. Аның өчен закон нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган

2018 елның 7 июнендә Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.В.Йосыпов рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларга киртә кую буенча ведомствоара комиссиянең  (алга таба – МВК) чираттагы утырышы булып узды


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, Татарстан АССР оештырылуның 100 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү планын үтәү йөзеннән, Әлмәт шәһәрендә туган як музеенда булып,  халык шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова  һәйкәленә чәчәкләр салды

2018 елның 5 июнендә Тәтеш районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы М.В.Тихонова гражданнарны күчмә кабул итү оештырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International