ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында күп балалы ике әни эшли.

Сәүдә үзәкләрендә дежур тору - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча квалификацияле ярдәм бирә торган чараларның берсе.

29.06.2020 елдан мәгълүмати хәбәр

Россиядә яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле хәлне исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә сыра эчемлекләрен маркировкалау буенча үткәрелә торган экспериментка күчү чоры, аның дәвамында сыра продукциясен ваклап сату предприятиеләре һәм сыра эчемлекләрен махсус маркалар белән маркировкалау, шулай ук алардан башка, "Росалкогольрегулирование" белән килешенеп, 2020 елның 1 октябренә кадәр озайтыла.


26
июнь, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Казан шәһәренең 75нче сайлау участогында булды, ул анда РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирүдә катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Гомумроссия тавыш бирү 25 июньдә башланды һәм ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү өчен участоклар 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. 27-28 июнь, ял көннәрендә участоклар 8:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 1 июльдә тавыш бирү өчен участокларда үз тавышыңны 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин.

Менделеевск кибетләренең берсендә сатып алучылар белгечләрдән “Электр көнкүреш товарлары кире кайтарылырга тиеш түгел”, - дигән җавап алды. Шәһәр халкы, фатирларда көнкүреш газын өзү турында хәбәрне ишетеп, кибеттән бер комфоркалы электр плитәләре сатып ала башлый. Беркадәр вакыттан соң, электр приборларын күтәреп кабат кибеткә килә башлыйлар – максатлары – товарны кире кайтарып, акчаны алу.

Күргәзмә-презентация сатып алучылар өчен кирәкле һәм файдалы чара. Дегустацияләр үткәрү кулланучыны нинди дә булса яңа товар белән таныштыру мөмкинлеге бирә торган иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. 

2020 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.А. Абдуллин рәислегендә алкоголь базарындагы хәлләрне җайга салу буенча Координация Советы утырышы узды.


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

23.06.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципальара оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәре территориясендә ваклап сату кибетләренең берсенә карата контроль чара үткәрде, аның барышында 1200 литр сыра продукциясе тартып алынды. Ул РФ КОАП 14.19 ст. (БДАМСта теркәмичә) каралган хокук бозу белән әйләнештә булган. Хәзер шәхси эшмәкәргә штраф һәм тартып алынган продукцияне юкка чыгару юлы белән конфискация яный.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов республиканың 100 еллыгы уңаеннан хезмәттәшләрен котлады. Бу көнне, 100 ел элек Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасын төзү турында декрет имзаланды. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен алды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең «Киемнәр» сәүдә үзәге территориясендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен аңлату чаралары үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International