ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Хәзерге шартларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр риск төркемендә торалар. Шуңа күрә әлеге категория кулланучылар белән эшләү аерым якын килүне таләп итә. Агарту эшләре: өлкәннәр өчен даими үткәрелә торган лекцияләр, семинарлар һәм «консультация өстәлләре» кулланучылар буларак аларның хокукларын бозуга бәйле проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. 


3
июль, 2020 ел
җомга

2020 елның 3 июлендә видеоконференц-элемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында 2020 елның биш ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Миләүшә Михеева, Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирен Миннебаев белән берлектә, авыл торак пунктларында җирле халыкка ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында хезмәт ветераны Шәйхетдинов Йосыф Шәйхетдин улы (эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Ләйсән Фокееваның бабасы) белән онлайн форматта очрашу үткәрде, ул үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде. Авыр сынаулар сугыш чорының башка күп кенә кешеләре кебек үк, бу шәүхес өлешенә дә туры килә.

Коррупция белән бәйле җинаятьләрнең күпчелеге бюджет акчаларын үзләштергәндә, шулай ук сәүдә оештырганда, милек белән идарә иткәндә, контроль-ревизия һәм хокук саклау эшчәнлеге вакытында ачыкланган, дип хәбәр итте Генераль прокуратура.

 


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 2 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурсның йомгаклау этабы булды.

Түбән Кама территориаль органына юк кына мәсьәлә буенча түбәнкамалы мөрәҗәгать итте. Сәүдә үзәгенең бер бүлегендә ул кәрәзле телефон өчен чехол сатып алган. Ләкин, ничек кенә мәзәк яңгырамасын, өйдә чехол төсенең бөтенләй туры килмәвен аңлаган. Товарны алыштыру өчен ул телдән кабат бүлеккә мөрәҗәгать итә.


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче каршындагы коррупциягә каршы тору Комиссиясе утырышы булды. Кереш сүз белән комиссия рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.

26 июнь көнне Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Утырыш санитар нормаларны үтәп үткәрелде.


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында РФ Хөкүмәтенең «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» өстенлекле программасын тормышка ашыру кысаларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үткәргәндә мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча ачык тыңлаулар үткәрде. Яңа короновирус йогышлы авыруы белән бәйле катлаулы санитар-эпидемиологик хәл аркасында, чара видеоконференцэлемтә рәвешендә ZOOM платформасында уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International