ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2020 ел
җомга

2020 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, «ZOOM» платформасы ярдәмендә, Татарстан Республикасы Әтнә районы Бәрәзә гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен мәктәп укытучылары катнашында дистанцион дәрес үткәрде.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең «кайнар линия» телефонына Әтнә районында яшәүче бер ханым: “Сатып алучы сатучыдан хушбуйның целлофан төрүен ачарга сорарга хокуклымы?”, дип шалтыратты.

09.07.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәгендә «Абхазиядән Камчаткага кадәр» күргәзмә-ярминкәсендә эшләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан ярминкәсе»ндә кизү тору үткәрде, анда 8 июльдән 19 июльгә кадәр «Һиндстан товарлары күргәзмәсе» уза.

2020 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "КООП-хезмәтләр" сәүдә үзәгендә эшмәкәрләр белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар нигезләре һәм кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау чаралары мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәләре үткәрелде. 


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 7 июлендә административ тикшерү кысаларында Югары Ослан районының Түбән Ослан авылы территориясендә урнашкан кибетне карап чыкты. Тикшерү барышында документларсыз гына алкогольле продукция сату факты билгеләнгән. Тикшерү күрсәткәнчә, әлеге сәүдә ноктасында сатылган продукция турында мәгълүмат БДАМС системасында юк. 

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау кысаларында Түбән Кама шәһәрендә юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек (күзәтчелек) буенча чаралар үткәрүгә йөкләмә кысаларында, 2020 елның 6 июлендә, бер көнне, алкогольле продукция – сыра сату вакытын бозуның 4 очрагы ачыкланды. 


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Әгерҗе муниципаль районында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Баженова О. А. рәислегендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

"Кулланучы кем ул?" Бу сорауга Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укучылары тулы җавап алдылар.

2020 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина, каникуллар чорында, ZOOM ярдәмендә, югарыда күрсәтелгән мәктәпнең 8 сыйныф укучылары белән «Кулланучы һәм аның хокуклары»дигән темага онлайн дәрес үткәрде.


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International