Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз керемле гаилә балаларына «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында очрашу үткәрделәр.
Чара кулланучылар хокукларын яклау һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкның хокукый белемен һәм хәбәрдарлыгын арттыру, кулланучылар хокукларын яклау турында закон таләпләрен үтәү максатыннан үткәрелде.
10 июльдә Сарман муниципаль районы территориясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре «Белый Кремль» сыра кайнату заводы вәкиле белән берлектә, Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга таба этәрү максатыннан, сыра продукциясе сату белән шөгыльләнүче сәүдә объектларында булды.
Шәһәрдә яшәүче заманча кешеләр еш кына табигать белән аралашу мөмкинлегеннән тулысынча мәхрүм ителгән һәм йорт хайваннары кайчагында мондый аралашуның бердәнбер өлешенә әверелә. Вакыт узу белән кеше хайванга шулкадәр бәйләнә ки, ул җәнлек кенә түгел, ә яраткан дусты, гаилә әгъзасына әверелә.
Кондиционер - ул махсус җайланма, аның функциясенә бинадагы һава температурасын көйләү һәм бер дәрәҗәдә тоту керә. Көнкүрештә кондиционерлар ешрак елның эссе вакытында бина эчендәге һава температурасын киметү өчен кулланыла.
Кондиционерларның түбәндәге төрләрен карарбыз.
Яр Чаллы территориаль органының “кайнар линия” телефонына су өчен фильтрлар сату турында кабат шалтыратулар ешайды. Фильтрларны өйдә сату суга экспресс-тест формасындагы ялган технологияләр кулланып башкарыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк
Такси хезмәтеннән файдаланмаган кеше юктыр, мөгаен. Кайберләре көн саен диярлек такси белән йөри. Әлбәттә, уңайлы, ишек алдына кадәр китереп куяларр, начар һава торышында машинаңныкабызырга кирәкми, шартлар җәмәгать транспортындагы кебек түгел. Шуңа да карамастан, бу хезмәт һәрвакытта да үзен акламый. Кулланучылар сораулары такси хезмәтенең ни дәрәҗәдә кирәк булуын күрсәтә. Шул уңайдан Арча территориаль органы хезмәткәрләренә такси хезмәте күрсәтүнең законлылыгы турында берничә сорау килә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган гаризаларны карау барышында, 2 көн дәвамында (8-9 июль), Яшел Үзән һәм Кама Тамагы районнары территориясендә эшчәнлек алып барган өч эшмәкәрнең законсыз эшчәнлегенә чик куйды.
2020 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Наласа авыл клубы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашында авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күчмә чара оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларыннан берсе - кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучылар белемен арттыру.