ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүлмә гөлләре үзләренең төп функциясен башкаралар: кешеләргә шатлык бүләк итәләр, аларга сәламәт булырга, димәк, яхшырак эшләргә, зуррак уңышларга ирешергә булыша.

Карбыз яратудан туктамадыгызмы әле? Карбыз куллану аркасында килеп чыккан күңелсезлекләргә юл куймас өчен, белгечләр киңәшенә колак салыгыз.

Әгәр сезнең өчен компактлылык һәм портативлык мөһимрәк икән, әйдәгез, уку өчен сыйфатлы ноутбукны  ничек дөрес сайларга икәнлеген карыйк.

Студент яки мәктәп укучысына нинди ноутбук яхшырак булачак дигән сорауга җавап бирү өчен, аның классларын ачыкларга кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кергән гаризаларны карау кысаларында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда хокук бозу фактын билгеләде. 199,34 литр сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Күпләр белмиләрдер, эш вакытында һәм ул җитешсезлекләрсез башкарыла икән, кулланучы теләсә кайсы вакытта, нинди сәбәп булганын күрсәтмичә, эшне (хезмәт күрсәтүне) башкару турында килешүне өзәргә хокуклы. Бу хокукны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 32 маддәсе регламентлый.

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 01.08.2020 – 20.11.202020 кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы (алга таба - Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Кояштан саклаучы күзлекләр сатып алганда иң мөһим кагыйдәне истә тотыгыз – бу модалы аксессуар гына түгел, ә күзләрне  ультрашәмәхә нурланыштан саклаучы кирәкле предмет.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2020 елның 2 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү сроклары турында искә төшерә. Декларацияләр 2020 елның 20 июленнән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш. (http://fsrar.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij)


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Линолеум - ул идән өчен уңайлы катлам, аны  ул ныклыгы, тузан һәм суга чыдамлылыгы өчен бәялиләр, ул җиңел юыла һәм дымны яхшы сеңдерә.

Метражлап җибәрелә торган бизәкләү материалы буларак, сыйфатлы линолеум кире кайтарылырга тиеш түгел, шуңа күрә аны сатып алыр алдыннан, каплана торган мәйданы, рәсеме һәм үзлекләре турында мәгълүматны исәпкә алып, үлчәүләрне дөрес башкарырга кирәк.

Кулланучы Яшел Үзән шәһәренең «Фасоль» кибетендә шоколад сатып алырга булган. Шоколад сәүдә залында акция буенча сатылганы күрсәтелгән булса, кассада исәпләгәндә, бәясе акциясез икәлеге ачыклана. Сатучыга бәяләрнең туры килмәве турында аңлатуны сорап мөрәҗәгать иткәндә, кулланучы төксе формада җавап алган. Шуннан соң сатып алучы зарлар һәм тәкъдимнәр китабын сораган, ләкин сатучы китапны бирүдән баш тарткан. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International