Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына бер кулланучы койма кую буенча күрсәтелергә тиешле, ләкин күрсәтелмәгән хезмәт өчен акчаны кире кайтару турында дәгъва төзүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, әле җәй көне үк алдан түләп куелган булган, ләкин әлегә кадәр берни дә башкарылмаган.
"Урамда кыш инде: капка да, койма да, акча да юк! Әле бит суммасы да яхшы, өч урынлы сан", – дип шәрехли бу хәлне мөрәҗәгать иткән кулланучы.
2020 елның 9 гыйнварыннан Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннары һәм активистлары өчен максатчан чара башланды. Нәкъ менә әлеге категориягә караган гражданнарның (өлкән кешеләрнең) хокуклары иң еш бозыла. Яше һәм сәламәтлек торышы буенча алар халыкның иң якланмаган төркеме булып тора: кырыгалдарлар корбанына әверелә, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында аз белә, үз хокукларын яклау мөмкинлегенә ия түгел. Хәзерге финанс дөньясында өлкән буын үтә дә зәгыйфь булып кала бирә. Күп кенә пенсионерлар банк карталарыннан файдаланырга курка, өстәвенә, электрон түләү ысулларына да ышанмыйлар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе Кече Талкыш авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату максатында урынга чыгып, гражданнарны кабул итте һәм семинар-уку үткәрде.
Башкарма комитет белгечләре һәм авыл халкы игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, "2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы турында кыскача бәян ителде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Балык Бистәсе муниципаль районының Анатыш авылында яшәүчеләр белән очрашты.
Урынга чыгып кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарындагы мәгълүмат стендларында белдерүләр урнаштыру юлы белән хәбәр ителгән. Кабул итүгә авыл халкы да, авыл җирлеге территориясендә сәүдә эшчәнлеген алып баручы эшкуарлар да килгән иде.
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы чираттагы тапкыр үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте – "Алкогольле продукция әйләнеше һәм сату өлкәсендә хокук бозулар" категориясенә гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр системалы рәвештә һәм мөмкин кадәр оператив карала. Әмма мөрәҗәгатьләрне урнаштырганда гражданнар хокук бозу турында төгәл һәм дөрес мәгълүмат күрсәтергә кирәклеген истә тотарга тиеш.
Бу юлы, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы порталында уяу гражданин тарафыннан Казан шәһәренең Совет районындагы сәүдә объектларының берсендә "фанфурик" дип аталган "ике төрле билгеләнештәге спиртлы сыеклык" сатылуы турында мәгълүмат урнаштырылган иде.
Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова катнашында чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Авыл халкы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре янына үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Килгән кешеләргә үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча: техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу, таләпләр белдерү вакыты, сыйфатлы товарларны кире кайтару вакытлары, сыйфатсыз аяк киеменә карата таләпләр белдерү вакыты турында консультацияләр бирелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына кулланучы телевизорның гарантия ремонтына бәйле рәвештә консультация ярдәме күрсәтүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Аны: "Гарантия ремонты вакытында башка телевизор бирелергә тиешме?" – дигән сорау кызыксындыра иде.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ремонт вакытына шундый ук товар бирү турында гариза язарга булышты. Шулай ук кулланучыга гамәлдәге законнар нигезендә аның законлы хокуклары турында да аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү кысаларында мөрәҗәгать итүче күрсәткән сәүдә ноктасына юнәлде.
Сәүдә объектында эшкуар тарафыннан документларсыз гына сыра һәм сыра эчемлекләренең сатылып ятуы турындагы беренчел мәгълүмат расланды. Тик, административ тикшерү барышында, контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре хокук бозуларның хәттин күп булуын ачыклады
Ыгы-зыгы вакытында еш кына без товарны уйламыйчарак, ашыгып сатып алабыз. Әйтик, сәүдә үзәгенең бер бүлегендә сатып алучы үзенә туры килә торган кызыл күлмәк тапкан. Ләкин өенә кайтып, үзен көзгедән күргәч, туташ күлмәкнең үзенә килешмәгәнлеген аңлаган – артык җете булып чыккан. Туганнары да, тәнкыйть утына тотып, аның шикләрен таратып салган.
Өч көн узгач кулланучы күлмәкне кире кайтармакчы булган. Туташ мондый күлмәкнең башка төслесен сатып алырга теләве турында аңлаткан. Ләкин сатучы башка төстә шундый ук күлмәкнең булмавы турында әйткән, башка күлмәккә алмаштырып була һәм инде, туры килмәгәнлеген белгәч, шундук килергә кирәк иде, дип әйткән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече сәүдә объектында семинар-уку үткәрде.
Семинар барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 27 сентябрендәге 612 номерлы карары, шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нормалары турында аңлатмалар бирелде.