ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган рейдлар барышында, алкогольле продукцияне, ә атап әйткәндә сыраны алкогольле продукция сатуның билгеләнгән вакытын бозып сатуның 7 очрагын ачыклады. Оешмаларның җитәкчеләренә һәм шәхси эшкуарларга шуны искәртәсе килә: Татарстан Республикасы территориясендә "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сату тыела

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән шикаять нигезендә Чаллы шәһәренең җәмәгать транспорты тукталышларында урнашкан сәүдә объектларында сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуның 2 очрагын ачыклады. 100 литрдан артык сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның июлендә Менделеев районы буенча "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына тиешле документларыннан башка сыра һәм сыра эчемлекләрен сату мәсьәләсе буенча 3 мөрәҗәгать килгән, шуларның берсе расланды.

Мәгариф йортының утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә агымдагы сораулар буенча Лениногорск эшкуарлары белән киңәшмә узды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә гр. Г. мөрәҗәгать итте һәм үзен паспорты белән бергә сәламәтлек турында семинарга килергә кушып, телефон аша чакырулары турында хәбәр итте, чакырылган җирдә яхшы мохиттә, күңелгә ятышлы музыка астында "АМАТО" сәүдә маркасындагы товарларны күрсәткәннәр.

Административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре "Халык контроле" системасына килгән гражданин гаризасы буенча Чистай районының Югары Кондрата авылы кибетендә контроль чара үткәрде. Визуаль карау барышында ачыкланганча, сәүдә объектының стационар булмавына ишарә итүче билгеләр бар иде.

Кешелекнең гүзәл яртысы коену сезоны ачылуны һәм диңгезгә сәяхәт кылуны зур түземсезлек белән көтеп ала. Кемдер бу вакыйга өчен айлар буе, көн саен күнегүләр ясап әзерләнә, кемдер бик тиздән әйләнә-тирәдәгеләргә гүзәл күренү өчен берничә атна диетада утыра. Әмма артык зур булмаган, ләкин шактый әһәмиятле бер детальне – су коену киемен исәпкә алмасаң, бу тырышлык юкка чыгарга мөмкин. Коенмалык (купальник) – җәйге вакытта гардеробның аерылгысыз өлеше. Һәр туташ һәм хатын-кыз, ялга чыккан вакытта стильле, зәвыкълы булып күренергә хыяллана.

Көн саен кешеләргә күп кенә товарлар һәм хезмәтләр белән очрашырга туры килә, ләкин, кагыйдә буларак, үзеңнең кулланучы мәнфәгатьләреңне ничек дөрес һәм законлы итеп якларга кирәклеген генә бөтенесе дә белеп бетерми.


5
июль, 2019 ел
җомга

Кулланучыга сыйфатсыз кесә телефоны өчен акчаны кире кайтару турындагы законлы хокукын канәгатьләндерүдән баш тартканнар.


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 4 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Теләче районы Шәдке авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Мондый чаралар үткәрү кулланучыларның хокукларын яклау эшенең район халкына файда китерүен күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International