Минзәлә районында эшкуарлар һәм кулланучылар кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрен камилләштерде. Чаллы территориаль органы белгечләре чаралар комплексы үткәрде, аларның максатларының берсе – район халкына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга ачыклык кертү, аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.
2019 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлегеннән алынган хәбәр буенча урынга чыкты, анда легаль булмаган хәмер ташу факты билгеләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре 2019 елның 27 июнендә "КамАЗ" йөк автомобиленең йокы бүлемтегендә 88 литр суррогат хәмер ташыган гражданинга карата эш кузгатты.
Кулланучы хокукларын яклаучы Закон барлыгы турында белү яки Закондагы аерым өземтәләрне укып чыгу белән генә эшнең барып чыкмавына кулланучыларның инде күбесе үз мисалында инанды – Закон нигезләмәләренә туры китереп, үзеңнең кулланучы хокукларын яклау механизмына ия булу зарур. Кулланучы буларак үз хокукларыңны ничек итеп дөрес гамәлгә ашырырга? Нәрсәдән һәм ничек итеп дөрес башлап җибәрергә? Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә?
Җәй, отпуск һәм дача сезоны җитүгә карамастан, Чаллы халкы үзенең кулланучы белемнәрен арттыруны дәвам итә. Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан атна саен базарларда кизү тору, сәүдә үзәкләрендә консультация өстәлләре оештырыла, мәктәп укучылары һәм өлкән буын белән очрашулар үткәрелә. Мондый чаралар шәһәрдә яшәүчеләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру максатында үткәрелә.
Июнь аенда мәктәп яны лагерьларының эше төгәлләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре июнь азагында Әлмәт шәһәренең 15 нче урта мәктәбе каршындагы лагерьга рейд ясады. Очрашу мәктәпнең актлар залында оештырылды, укучылар, тәрбиячеләр, шулай ук укытучылар, 60 артык кеше катнашты. Очрашуның максаты – катнашучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча танып-белү лекцияләре үткәрү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегеннән алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә бәйле берьюлы ике факт керде, ә атап әйткәндә: хәмер продукциясе легаль булмаган рәвештә ташылган.
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән шикаять нигезендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2019 елның 27 июнендә Чаллы шәһәре сәүдә объектларының берсендә стационар булмаган сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларның хокуклары бозылуга юл куймау һәм кисәтү максатыннан системалы рәвештә консультация-аңлату эшләре алып барыла. Әлеге эш кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, консультацияләр, белем бирү семинарларын оештыру һәм үткәрү, мәгълүмати хатлар җибәрү юлы белән үткәрелә. Әйтик, Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Нуртдинова Алла Лениногорск шәһәрендәге "Кояш" кибете хезмәткәрләре өчен укулар үткәрде.
Шәһәрдәге кечкенә базарларның берсеннән ничектер кәбестә сатып алдым һәм, гадәткә кергәнчә, арырак китеп, үлчәп карарга булдым. Шигем расланды: алдап үлчәгәннәр! Бу юлы 350 граммга диярлек. Борылып кире бардым, сатучы янына килеп, аерма турында әйттем һәм ул, берсүзсез, акчаны кайтарып бирде. Бу хәлләрдән соң кәефем яхшырмады да, начарланмады да. Бары тик уйга калынды: ә бит күпме кеше, үзенең алданганлыгын абайламый, ун сумын йә булмаса башка акчасын алырга дип кире килми дә, – Яр Чаллыда яшәүче бер ханым кайнар линия телефонына әнә шундый монолог белән мөрәҗәгать итте.