ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

 2017 елның 22 ноябрендә Актаныш муниципаль районында 2017 елда “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасы призерларын бүләкләү тантанасы булып узды

Әлмәттә контрольлек һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре әледән-әле төнге сәгатьләрдә хәмер продукциясен сату фактларын ачыклап тора. Дөрес, төнлә зур градуслы эчемлекләр сатуны бик сирәк очракларда гына күрергә була: сатучыларның алкогольле продукция сатуга рөхсәт кәгазе – лицензиясен югалтырга теләмәвенә бәйле бу. Ә менә төн уртасында сыра сату – сирәк күренеш түгел

2017 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Г.И.Чурсина, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын тормышка ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турында  законны популярлаштыру, аларны хокук белемнәренә һәм, кулланучы буларак, үзләрен дөрес тоту күнекмәләренә өйрәтү максатыннан чыгып, Мәскәү районының 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде

Кулланучылар хокукларын яклау һәм киләчәктә куллану базарын үстерү мөмкинлекләре турында халыкны мәгълүматлы итү “мәгълүматлы ризалык” нигезен тәшкил итә. Кешеләрнең боларны белүен, аңлавын һәм  тормышта куллануын аңлата бу


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Халык өчен үзендә азык-төлек җитештерү – “Ашале” азык-төлек технопаркының озак срокка исәпләнгән стратегиясе әнә шул. Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы тәкъдиме нигезендә, җирле җитештерүчеләр хуплавы белән, Әлмәт районын гына түгел, бәлки тулаем бөтен республиканы да товарлар белән тәэмин итә алырдай азык-төлек технопаркын булдыру турында карар кабул ителгән иде. Хәзерге вакытта анда 6 резидент үзенең продукциясен җитештерә

2017 елның 17 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре “Затлы” Сәүдә йорты ҖЧҖнең сәүдә объектында сатучылар өчен өйрәтү максатында семинар үткәрде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кече бизнес вәкилләре өчен очрашулар, семинарлар, “Түгәрәк өстәл”ләр үткәрүне дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә “Шифа” һәм “Чатыр тау” ҖЧҖ хезмәткәрләре белән семинарлар булып узды

Әлмәттә яшәүче бер ир-ат кулланучыларның иминлеге таләпләренә җавап бирми торган продукцияне сатып җибәрү максатында саклау һәм ташу өчен ТР Әлмәт шәһәр судының 18 октябрьдә чыгарылган карары буенча хөкем ителде

Азнакай шәһәренең 7 нче гомуми белем бирү мәктәбендә “Мәктәп укучыларына – куллану белемнәре” дигән темага танып-белү характерындагы дәрес үткәрелде. Балалар белән очрашу барышында кибеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозуның иң еш күзәтелә торган очраклары каралды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International