Бүгенге дөнья алдыбызга үз шартларын куя: без элегрәк товарларны кибетләрдән, сәүдә үзәкләре һәм базарлардан гына юнәтсәк, хәзер бөтендөнья “Интернет” челтәре аша товарлар сатып алу көндәлек гадәткә әйләнеп килә
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы җирле бүлеге, “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы белгечләре, «Контакт-С» ҖЧҖ ярдәме белән, 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага сыйныфтан тыш дәрес уздырды
2017 елның 15 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ТР Балтач районының Борбаш авылында хосусый эшмәкәр М.Г. Габдрахмановның азык-төлек кибете сатучылары өчен куллану базары мәсьәләләре буенча өйрәтү характерындагы семинар үткәрде
2017 елның 17 ноябрендә Әтнә районы Югары Сәрдә авыл советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күчмә кабул итүнең чираттагысын үткәрде
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар үткәрү кысаларында ике атна дәвамында, шул исәптән үзенең карамагындагы районнарда, төрле чаралар үткәрде
2017 елның 15 ноябрендә Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әгерҗе муниципаль районында комплекслы чара уздырды
2017 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре “Сыйфат атнасы”н үткәрү кысаларында Балтач районы Борбаш авыл җирлегендә, Бөтендөнья сыйфат көненә багышлап, гражданнарны кабул итү оештырды
2017 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре “Правовед” кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә 2017 елның 15-19 ноябрендә Казан Ярминкәсе территориясендә үткәрелүче “Мода һәм стиль. Казан – Көз” җиңел сәнәгать һәм текстиль товарларның 32 нче махсус күргәзмәсендә дежур тору оештырды
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Мөслим районы автосервисларында “корыч ат”ларны кайгыртуның ни дәрәҗәдә булуын ачыклады. Хәзерге вакытта машина – байлык түгел, ә хәрәкәтләнү чарасы! Әмма бу техника, теләсә кайсы башка техника кебек үк, үз вакытында карауны таләп итә. Автомобиль озаграк хезмәт итсен өчен, рульдә утырып йөрү уңайлы булсын өчен кирәк бу. Ә иң мөһиме – “корыч ат” турында кайгырту уңайлылык, матурлыктан тыш, рульдәге кешенең иминлеген тәэмин итә!
Традициягә тугры калып, Бөтендөнья сыйфат атнасын үткәрү көннәрендә Менделеев муниципаль районында “Россия пенсионерлар берлеге” җирле бүлеге каршында “Гомер көзенә керүчеләр университеты” факультетында “Бөтендөнья сыйфат көне. Колбаса ризыкларына дегустация” дигән темага хокук сәгате үткәрелде