2024 елның 21 февралендә Әтнә районы Югары Сердә авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров үткәргән чираттагы күчмә кабул итү булды.
Олы Әтнә авылының «Затлы» сәүдә комплексында чираттагы кизү тору барышында кулланучыдан сорау килде:
- Сатып алганнан соң 5 ай узгач, смартфонда сенсорлы экран эшләми башлады. Мин кимчелекләрне бетерү өчен смартфонны кибеткә бирдем. Товарны кабул итү актында диагностикалау һәм кимчелекләрне бетерүнең гомуми вакыты 45 көннән артмаячак дип күрсәтелә. 65 көннән артык вакыт узды индн, әмма сатучыдан срокны бозуның сәбәбе һәм ремонтның тәмамлану вакыты турында бернинди мәгълүмат та юк. Минем смартфон өчен түләнгән акчаны таләп итәргә хокукым бармы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре тарафыннан сатучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Г.Ш. Давлееваның «Олимп» кибетендә укыту семинары үткәрелде.
Гыйнвардан башлап, бакчачылар үсентеләр өчен орлыклар утырта башлыйлар, ә яз көне турыдан-туры участокта чәчүләрне башлыйлар. Махсус кибетләрдә орлыкларны ел әйләнәсе сатып алырга мөмкин. Үсентеләр үстерү - мәшәкатьле һәм четерекле эш. Монда вак-төяк әйберләр булмый, шуңа күрә орлык сатып алганда, җитештерүче турында онытмагыз. Бер үк үсемлек сортлары ике төрле фирмада сыйфат ягыннан аерылып торырга мөмкин.
2024 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре һәм сәүдә кагыйдәләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа чишмә авылында урнашкан «Гаилә» универсамында консультация өстәле уздырды. Товар сатып алучылар Кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алырга мөмкин иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына ташлама яки акция белән сатыла торган товарны кире кайтару яки алмаштыру турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә, чөнки сатучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законда каралган кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарта.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы даими рәвештә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар үткәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен Саба муниципаль районының «Балкыш» сәламәтләндерү үзәгендә чираттагы чараны үткәрде.
Заманча мәгълүмати тәэмин итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча системалы, комплекслы эш федераль башкарма хакимият органнарының, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлегендә генә төзелә ала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның 7-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.