ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Айвазова төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Әлеге сәфәрне уздыруның нигезе булып шәхси эшмәкәрнең бер ел элек әлеге сәүдә объекты буенча алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып баруга керешүе тора.

Тэги: профилактик визит

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Надеждинский авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

2024 елның 19 февралендә Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУ бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге пансионатта ял итүчеләр белән очрашу үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Лаеш районы КФҮ ДБУ филиалында консультацияләр һәм гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

2024 елның февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре алкоголь продукциясен һәм азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып барыла торган шәхчи эшмәкәр А.Х. Зиннәтова кибете сатучылары өчен семинар үткәрделәр. Чараның төп юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын сатучыларга җиткерү.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Сыра базарында катнашучыларга искәртәбез, эксперимент кысаларында республиканың сәүдә челтәрендә 2024 елның 15 февраленнән әйләнештә бары тик хәрәкәте турында мәгълүмат (җитештерүчедән ахыргы кулланучыга кадәр) МТ ГИСта тулы күләмдә чагылдырылган кеглардагы сыра продукциясе генә булырга мөмкин.

Тэги: сыра продукциясе сыра кегларын маркировкалау Эксперимент

19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз тиешле сыйфатсыз булган смартфон сатып алу ситуациясендә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап телефон аша мөрәҗәгать итте. Товар узган елның җәендә сатып алынган булган, ләкин бу чорда ул бер үк кимчелек белән ике тапкыр гарантия ремонтында булды. Бу юлы смартфонда кабат кимчелекләр барлыкка килде. Сатучы яңадан ремонт ясарга тәкъдим итә, ләкин кулланучы аны ремонтлаудан туйган, ул: смартфонны алыштыруны таләп итәргә мөмкинме, -  дип сорый.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетында муниципаль хезмәткәрләр өчен укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Алан авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды һәм үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.

Тэги: гражданнарны кабул итү

16
февраль, 2024 ел
җомга

2024 елның 19 февраленнән 3 мартына кадәр Казанда «Киләчәк уеннары» турниры вакытында алкогольле продукция сатуны чикләячәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелә.

«Тренировкалар һәм ярышлар уздырылган көннәрдә 8:00дән 17:00гә кадәр спорт объектларына якын территорияләрдә урнашкан сәүдә объектларында алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми», - диелә документта.

Тэги: Киләчәк уеннары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International