Әтнә муниципаль районының Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында күчмә кабул итү үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Наталья Димитриева Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Татарстан Хөкүмәте 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар: «Үлемсез полк» йөреше һәм бәйрәм парады узачак урыннарда, 9 майда алкоголь сатуны тыю турында карар чыгарды. Искәрмә бары тик гомуми туклану предприятиеләре — рестораннар, барлар һәм кафелар өчен генә ясалган. Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Республикасының алкоголь базарын җайга салу буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә ТР Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә йөкләнгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 6 маендагы 297 номерлы карары: https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=1624104
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Күпербаш авылында чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең азык-төлек кибетендә укыту чарасы үткәрде.
Кукмара районының Кошки авыл җирлегендә авыл җирлеге башлыгы Раяз Хәмидуллин катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән чираттагы чара үткәрделәр. Товарлар һәм хезмәтләр сатып алучыларның хокукларын яклаучы законнар булуга карамастан, бәхәсле вәзгыятьтә нәрсәгә исәп тотарга мөмкинлеге турында барысы да таныш түгел. Еш кына намуссыз сатучылар һәм сыйфатсыз хезмәт күрсәтүче кешеләрнең корбаннары – өлкән яшьтәге кешеләр.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Әлки районы хакимияте хезмәткәрләре өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган семинар оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы «П» кибетендә алкоголь продукциясен законсыз сату турындагы мәгълүматны тикшерә. Шәхси эшмәкәр алкогольне товар җитештерүнең һәм әйләнешенең законлылыгын раслый торган кирәкле документларсыз сатканлыгы ачыкланган. Продукция тиешле лицензиясез һәм билгеләнгән минималь бәядән түбәнрәк бәядән сатылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Балтач районының Югары Шобан авылында урнашкан «Йолдыз» сәүдә объекты сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде. Тиз бозыла торган азык-төлек продуктларының яраклылык срокларын һәм саклау шартларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.