Кукмарада район кулланучылар кооперациясендә профилактик визит булды

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара район кулланучылар кооперациясенең сәүдә объектларына карата профилактик визитлар үткәрделәр.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде, аерым алганда, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171 - ФЗ номерлы Федераль законның төп моментлары аңлатылды.

РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы карары нигезендә «Идентификация чаралары белән сыра, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрне һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен маркировкалау кагыйдәләрен һәм идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмати системасын сырага карата кертү үзенчәлекләрен раслау турында, сыра нигезендә ясалган эчемлекләрне һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен хуҗалык итүче субъект вәкиленә сыраны идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре аңлатыла («Честный знак» маркировкалау системасы).

Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре һ. б. нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чара барышында сәүдә объектларында сатучыларга алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мөмкин булган хокук бозулар, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе, законда күрсәтелгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирелде. Кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмат җиткерелде, сәүдә кагыйдәләре нормалары аңлатылды.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетлар таратылды. Оешма җитәкчесе әлеге чараны оештырган һәм үткәргән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләренә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International