«Кеше. Канун. Хакыйкать» клубы кысаларында Зәй шәһәренең 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары өчен «Сез, сатучы һәм хокук» дигән темага танып белү сәгате үткәрелде. Үзәк китапханә хезмәткәре кулланучының кем булуы, нинди хокуклардан файдалануы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш шәһәренең Азык - төлек кибетләре хезмәткәрләре белән Россиядә азык-төлекне дистанцион ысул белән сату үзенчәлекләрен белү буенча семинар-уку үткәрделәр.
Дарулар, шулай ук даруханәләрдә тәкъдим ителгән төрле медицина приборлары махсус товарлар булып санала, аларны сатып алуга гражданнар бик җаваплы карарга тиеш. Сатып алу алдыннан кулланучы товар белән танышырга, аның турында өстәмә мәгълүмат, шул исәптән аның сыйфаты туры килүен раслау турында мәгълүмат сорарга хокуклы. Даруханә оешмасы кулланучы соравы буенча туры килү турында декларациянең яки туры килү сертификатының күчермәсен бирергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан «Китап йорты» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, электроника товарлары сатучылар белән семинар-уку барышында, ваклап сату-алу килешүе буенча көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларны сату үзенчәлекләрен, шул исәптән товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучылар хокукларын карадылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте:
- Кибетләрнең берсендә төзелеш материаллары сатып алдым, түләү банк картасы белән башкарылды. Кибеттә сатып алганда, товарның артыгы калса, аны кире кайтарырга мөмкин булачак, дип кисәттеләр. Чек булмауга сылтап, сатучы тиешле сыйфатлы товар калдыклары өчен акчаны кире кайтарудан баш тарта. Аның гамәлләре законлымы?
Баланы сәламәтләндерү лагерына җибәрергә уйлаганда, балалар учреждениесен җентекләп сайлагыз, булган фикерләрне укыгыз, балалар лагере урнашкан урынны исәпкә алып, теге яки бу урынның климат һәм башка үзенчәлекләрен өйрәнегез.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Грамоталы кулланучы» акциясен дәвам итеп, Чаллы шәһәре кунаклары һәм халкы өчен чара үткәрделәр. Белгечләр «Лента» кибетендә сатып алучылар һәм кунаклар өчен мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар.
Еш кына бер оешма (эшмәкәр) тарафыннан шундый ук шартларда кулланучылар хокукларын күпләп бозу очраклары очрый, мәсәлән, идарәче компания тиешле сыйфатсыз су бирә. Мондый очракларда Россия Федерациясе законнары белән судка төркемле дәгъвалар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге каралган.
Шәхси эшмәкәр М. Н. Зиатдинова сәүдә объектында (Арча шәһәре) «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормаларын һәм сәүдә кагыйдәләрен аңлатып укулар үткәрелде. Кулланучы өчен почмакны, бәяләрне, товарлардагы мәгълүматны рәсмиләштерү турында аңлатмалар бирелде