Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Кукмара районында үз эшчәнлеген алып баручы шәхси эшмәкәр Тимергалиев Н.Н. сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Венера Шәрәфетдинова Әлмәт шәһәрендә парфюмер-косметик әйберләр һәм башка товарлар сатуны гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъект өчен кибеттә укулар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан шәхси эшмәкәр И. М. Әхмәтовның «Талисман» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде (Балтач районы).
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең «кайнар линия» телефонына «вакыйгалар урыны»ннан, ягъни шәһәр пекарнясыннан шалтырату килде. Ачулы сатып алучы пекарняда аңа бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабын бирмәүләренә зарлана.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Алабуга муниципаль районының бер авыл кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрелде. Сәүдә объекты хезмәткәрләренә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ гамәлдәге законнары нормаларын аңлату белән мәгълүмат җиткерелде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез калган гражданнарның бизнес планнарын карау буенча эксперт комиссиясе утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә муниципаль районының «Каенсар» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар һәм хуҗалык итүче субъект өчен укулар үткәрелде. Анда катнашучыларга сәүдә кагыйдәләре, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезендә аңлатмалар бирелде һәм кулланучы белән сатучы арасында бәхәсле хәлләр килеп чыккан очракта тәкъдимнәр бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре базарларында һәм сәүдә мәйданчыкларында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән семинарлар үткәрелде.
Консультация өстәле вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә консультация сорап чистайлы мөрәҗәгать итте. Күптән түгел ул кибеттән электр бораулау сатып алган, ул берничә көннән соң эшләми башлаган. Сатып алучы бу очракта үз хокукларын аңлатуын сорады.
- Мин товарны кибеткә кире кайтара аламмы?
Бу сорауга җавап товарны нинди сәбәптән кире кайтарырга теләвегезгә бәйле: анда кимчелекләр табылгангамы яки бу товар төсе, фасоны, габаритлары һ. б. буенча сезгә туры килмәгәнгәме?
1) Товарның тиешле булмаган сыйфатта булуы: