Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов атналык аппарат киңәшмәсендә алкогольле продукцияне ваклап сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге җирле базарлардагы вәзгыять турында сөйләде.
Яңа Чишмә шәһәрендә «Находка» кибетендә азык-төлек товарларын дегустацияләү оештырылган һәм консультация өстәле үткәрелгән иде. Кулланучылар тәкъдим ителгән товарлар белән тәмләп таныша алдылар, шунда ук аларны бик кулай бәягә сатып алу мөмкинлегенә ия булдылар.
Кояш нуры кеше өчен бик мөһим. Нәкъ менә аның тәэсире астында организмда D витамины синтезлана, ә кояш нурларының җитәрлек булмавы депрессия һәм психоэмоциональ тайпылышларның бер сәбәбе булып тора. Ләкин проблеманың икенче ягы да бар. Күпләр җәйге эсседә кояш яктысында озак торырга ярамаганлыгын белә, чөнки ул организм өчен зарарлы ультрафиолет чыганагы булып тора. Дөрес, болытлы һава торышында һәм хәтта кышкы вакытта да шул ук зарарлы УФ-нурланышның яктылыкта булуы турында барысы да уйламый. Димәк, кеше тиресе җәйдә генә түгел, ә ел әйләнәсендә яклауга мохтаҗ.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның белемәрен арттыру максатыннан «Магнит» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Хәсәнова В.Р. сәүдә объектында РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен аңлатып, сатучылар өчен семинар үткәрделәр. Коррупциягә каршы юнәлешле мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре атна саен шәһәрнең хуҗалык итүче субъектлары һәм кулланучылары өчен профилактик чаралар үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече шәхси эшмәкәр Гатауллин Ю.М. кибет сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Яңа Сала авылында үз эшчәнлекләрен алып баручы «Центр-2» сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү һәм халыкның кулланучылар белеменн арттыру максатыннан, Әлки районында шәхси эшмәкәр Э.Н. Капеев кибетендә консультация өстәле үткәрделәр.