Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар комплексы кысаларында, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы белгечләре белән берлектә, ял итүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлатып лекция–әңгәмә оештырылды. Лекция алдыннан гражданнарга кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат тупланган «Вестник потребителя Татарстана» газетасының яңа саны һәм буклетлар таратылды.
2022 елның 16 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы «Камская новь» газетасы корреспонденты белән берлектә Лаеш районы үзәк китапханәсендә чара үткәрде.
Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. 2022 елда Consumers International җәмәгатьчелеккә цифрлы финанс хезмәтләре сегментында кулланучылар хокукларына игътибар бирергә тәкъдим итте һәм «Fair Digital Finance - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен үткәрергә карар кылды.
2022 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган «Затлы» сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрде.
«Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Тукай муниципаль районы Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты.
2022 елның 15 мартында Арча муниципаль районы Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина 8 сыйныф укучылары арасында хокукый темага багышланган викторина үткәрде. Викторина Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры китерелгән иде һәм хокукый аң-белемнәрен күтәрүгә, интууцияне, фикерләүнең сыгылмалылыгын үстерүгә, актив гражданлык позициясен формалаштыруга һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелде.
Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау - теләсә кайсы демократик дәүләт өчен төп бурыч.
Шуңа бәйле рәвештә, 15.03.22 көнне Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Проспект» эре сәүдә үзәгенең сатып алучылары һәм кулланучылары өчен консультация өстәле оештырылды.
Ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәре оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча лекция үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү көнендә Түбән Кама муниципаль районының 25 нче гимназиясендә «Грамоталы кулланучы» дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Әкият персонажларына мөрәҗәгать итү «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән аңлаешлы рәвештә танышырга мөмкинлек бирде.
2022 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Шаһидуллин, Казан шәһәре Совет районы «Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче Лицей» (178 нче Мәгариф үзәге) муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең педагогик составы белән берлектә 8 нче сыйныф укучылары белән семинар үткәрде.