Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, укытуу семинары үткәрде.
Гражданнарның кулланучылар буларак хокукларын яклау ысулларын һәм механизмнарын аңлату өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре даими рәвештә профилактик чаралар үткәрә.
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре Тәтеш шәһәренең сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен чаралар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Базарлы Матак авылында «Строймаг» кибете сатучылары өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыруга юнәлдерелгән укыту семинары үткәрде.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Сады» базарында эшләүче эшмәкәрләр белән укыту очрашулары уздырды. Бу семинарлар сатып алучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Әлмәт территориаль органы белгечләре Лениногорск шәһәренең күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырдылар. Кабул итү барышында гражданнар кулланучылар буларак үз хокуклары турында сораулар бирделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Әтнә районы күпфункцияле үзәгендә гражданнар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырдылар.
Түбән Каманың Бызов базары территориясендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе кысаларында халык өчен консультация чаралары уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре гражданнарга кулланучылар базары өлкәсендә консультацияләр бирделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Впрок» кибете хезмәткәрләре өчен күчмә чара үткәрделәр. Алар кибет җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очраштылар, кулланучылар хокукларын яклау темасына сөйләштеләр, ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре турында сөйләштеләр, сатучының һәм кулланучыларның хокукларын һәм бурычларын аңлаттылар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләре аңлатылды.
Тәрәзәләргә заказ бирү - җитди карар, бигрәк тә урнаштыру белән бәйле мөмкин булган проблемаларны исәпкә алганда. Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре түбәндәге адымнарны тәкъдим итә:
1 адым: компанияне сайлау
Компанияләр күп, һәм реклама төп рольне уйный. Фирмаларның реклама материалларына игътибар итегез, офисларга керегез һәм берничә компаниянең тәкъдимен өйрәнегез. Намуссыз оешмалардан качу өчен Интернет һәм танышларыгызның киңәшләрен кулланыгыз.