Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча эшкуарлар, хезмәткәрләр һәм гражданнар өчен «түгәрәк өстәл» үткәрделәр. Утырышта Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Зөлфия Әссәдуллина һәм Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының Кулланучылар базары бүлегенең баш белгече Ләйсән Гыйләҗиева катнашты.
Иртәгә, 15 мартта, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтәчәк.
2024 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Казан шәһәренең үзәк китапханәләр системасы»да Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган кизү тору үткәрелде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина Роспотребнадзорның әйдәп баручы белгеч-эксперты Вера Петрова белән берлектә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты»нда өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар һәм хезмәткәрләр белән очрашу уздырды.
Хәзерге вакытта күпчелек кеше азык-төлекне интернет-экспресс аша җиткерә.
Күңелсез хәлләргә эләкмәс өчен, кулланучыга әлеге хезмәтләрдән файдаланганда үз хокуклары турында белергә кирәк
Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган чаралар кысаларында, Биектау муниципаль районының 1нче Биектау мәктәбендә 9-10 сыйныф укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар һәм викторина үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова педагогик состав катнашында уздырды.
2024 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч авылының үзәк китапханәсендә укучылар һәм авыл халкы өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый грамоталылыкны арттыру чарасы уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Татарстан Республикасы Теләче районының Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итүгә багышланган класс сәгате үткәрде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Өметбаева Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Яшел Үзән медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри учреждениесе студентлары өчен дәрес-семинар үткәрде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен уздыру уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» темасына түгәрәк өстәл оештырды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зәй районындагы территориаль бүлеге вәкиле, Зәй муниципаль районының Аксар авыл җирлеге вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов катнашты.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында чаралар үткәрделәр.