Зәй районы полициясе тикшерүе материалларына караганда, җирле кибетләрнең берсендә шәхси эшмәкәрләрнең законсыз алкоголь сату очрагы ачыкланган. Продукция кирәкле документларсыз һәм БДАМС системасында исәпкә алынмыйча сатылган, бу закон белән саклана торган мәнфәгатьләргә куркыныч тудыра.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Б» кафесында шәхси эшмәкәрләрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 15 атмада - 24 шешә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы тарафыннан Буа районы буенча ЭЭМ бүлегеннән алынган материал буенча административ хокук бозу һәм административ тикшерү үткәрү турында эш кузгатылды. Буа районы буенча ЭЭМ бүлеге хезмәткәре автомобильдә маркировкасыз 3,5 литр күләмендә алкоголь продукциясен ташу фактын ачыклаган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан спиртлы продукция сату фактын ачыклаган. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме - 1 пластик шешә (0,3 литр).
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «В.К.» кафесында физик затларның алкоголь продукциясен сату фактын ачыкладылар.
Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 102 шешә (47,73 литр) тәшкил итте.
Сәүдә эшчәнлегенә тиешле рөхсәттән башка спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү административ хокук бозу булып санала, ул штраф салуга, товарны конфискацияләүгә һәм мондый эшчәнлекне башкаруны тыюга китерергә мөмкин. Алкогольне законсыз сату ачыкланган очракта, товар тартып алынырга, ә сатучы административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы адресына алкоголь продукциясенең (спиртлы сыеклыкның) маркировкасыз һәм мәгълүмат бирмичә законсыз әйләнеше факты буенча гражданга карата тикшерү материалы керде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан законсыз рәвештә спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Тартып алынган спиртлы продукциянең гомуми күләме 2 шешә (5,3 литр) тәшкил итте.
Түбәнкамалы эшмәкәр яраклылык срогы чыккан сыра сатып хокук органнарына эләккән, шуңа бәйле рәвештә ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итте. Сәүдә оешмасы гамәлләрендә «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 25 статьясындагы 1 пунктында һәм 26 статьясындагы 1 пунктында каралган, азык-төлек продукциясе иминлеге турындагы 021/2011 номерлы Таможня берлегенең 17 нче Техник Регламентының 7 маддәсенең 10 пункты, 12 статьясында каралган таләпләрне бозу факты ачыклана.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан фатирдан физик зат тарафыннан спиртлы продукция (косметик лосьон) сату факты ачыкланды. Тартып алынган продукциянең гомуми кхләме 2 шешә (0,198 литр) тәшкил итә.