2011 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сату буенча чикләүләрне үтәү мониторингы барышында күп фатирлы йортта урнашкан кибеттә сыра һәм сыра эчемлекләренең тиешле нормаларны бозып сатуда булу факты билгеләнде, анда сәүдә объектына керү күп фатирлы йорт ишегалды ягыннан оештырылган, бу №10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 5 пунктын бозу булып санала.
29 мартта Татарстан Республикасы Арбитраж суды «N» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясенә карата административ хокук бозу турындагы эш буенча законсыз дип тану һәм аны юкка чыгару турындагы гаризасын канәгатьләндерүдән баш тартты.
Бөгелмә шәһәренең ике кибетендә законда билгеләнгән чикләүне бозып, 24 сәгатьтән соң да алкоголь продукциясен сату, шул исәптән сыра сату очраклары ачыкланды.
Закон бозучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре ачыклаган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына ярдәм йөзеннән, оператив муниципальара контроль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан административ тикшерү кысаларында Түбән Кама шәһәре, Сөембикә ур., 8а адресы буенча урнашкан «Пенная коллекция» эчемлекләр кибетендә, белем бирү учреждениесе янында алкогольле продукция сату факты ачыкланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кергән гаризаны карап тикшерү кысаларында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләре сату факты ачыкланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрү барышында «Конечная» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукция, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда булу факты ачыкланды. 115,87 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.
Эшмәкәрләргә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон нормаларын (ә сыра һәм сыра эчемлекләре, белүебезчә, шулай ук алкоголь) киңәйтүгә карамастан, аерым эшмәкәрләр, уңышка исәп тотып, әлеге нормаларны бозуларын дәвам итәләр.
Базарның кайбер намуссыз катнашучылары алкогольле продукцияне сату вакытын закон белән билгеләнгән чикләүне бозуларын дәвам итәләр. Әйтик, Әлмәт шәһәрендәге «Хмельница» кибете сатучысы, сәгатькәкарамыйча сыра һәм сыра эчемлекләрен сата - 22 сәгать 20 минутта «Амстердам» ике банка сыра сату факты ачыкланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең 42 комплексында урнашкан сәүдә объектында контрольлек чаралары үткәрү барышында закон тарафыннан тыелган вакытта алкогольле продукцияне ваклап сату факты ачыклады. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданның мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында, Яңа Чишмә районының Татар Өтәшкәсе авылында урнашкан «Хан» кибетенә бардылар.