ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен бәйрәм итү кысаларында Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең расланган планы нигезендә чаралар үткәрде.

Тэги: коррупциягә каршы тору

3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ел башыннан ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 172 коррупцион хокук бозу очрагы ачыкланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 168 очракка кимрәк. Әмма җаваплылыкка тартылган дәүләт хезмәткәрләре саны 127 кешедән 152 гә кадәр арткан. ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов шундый саннар китерде.

Тэги: коррупциягә каршы тору

13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен 12.11.202020 елда коррупциягә каршы тору чараларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән киңәшмә-семинар үткәрде.

Тэги: коррупциягә каршы тору

2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов ачты. Комиссиядә чакырылган катнашучы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Тимур Хәлимдаров булды.

Тэги: коррупциягә каршы тору

8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Тэги: коррупциягә каршы тору

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International