Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Ессентукский источник» дигән пыяла шешәдә 0,45 л күләмендә спиртлы продукция сату очрагы билгеләнгән. Эш материалын төзү барышында гаепләнүче «pepsi» этикеткасы булган 1,5 литрлы спиртлы сыеклык салынган шешәне ирекле рәвештә биреде. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Бу факт буенча тикшерү бара. Аңлатмада гражданка «көмешкәне шәхси ихтыяҗлары өчен тотам һәм көмешкә аппаратым юк» дип аңлатты.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 0,5 литр күләмендә законсыз рәвештә спиртлы сыекча сату факты ачыкланды. Моннан тыш, Зәй районы гражданины 8 данә 0,5 литр сыешлы пыяла шешәләрдә спиртлы сыеклык, шулай ук 95% лы фармацевтика антисептик эретмәне биргән. Полицейскийлар законсыз хәмер сатуны документлаштырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча чаралар үткәрү барышында Сарман районы авыл кибетләренең берсендә билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка («Пшеничная» аракы этикеткасы) алкогольле продукция сату факты ачыкланды. Алынган продукциянең гомуми күләме кырык литр тәшкил итте, ул, эш материаллары белән бергә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылган.
Татарстан Республикасы Зәй районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бер ханым тарафыннан РФ КоАП 14.17.1 ст.2 өлешендә каралган административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 22,5 литр тәшкил итә, ә бу ярты литрлы пыяла шешә, бер тулы булмаган өч литрлы пыяла банка һәм 20 литрлы бер алюминий фляга. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Әлеге факт буенча тикшерү бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы шәхси эшмәкәрне административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.17.1 статьясындагы 2 өлешендә, 14.16 статьясындагы 2 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тарту турында гариза белән Арбитраж судына мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Зәй районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр тарафыннан РФ КоАП 14.17.1 ст.1 өлешендә каралган, сыра сату, озату документларыннан башка (товар-транспорт накладное һәм аңа белешмә), шулай ук сыра җитештерүнең һәм аның әйләнешенең легальлеген раслаучы, БДАМСта исәпкә алмыйча, административ хокук бозу кылган, бу исә 14.6 ст.2 ө. буенча беркетмәләр төзү өчен нигез булып тора. РФ КоАП 14.19 ст.буенча административ хокук бозулар турында беркетмә төзелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы аша килгән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән объектның урнашу урыны буенча кабат тикшерү белән чыкты. Түбән Кама ш., Корабельная ур., 25 йорт адресы буенча урнашкан бинада спиртлы сыеклыкны законсыз сату факты ачыкланды. Законсыз әйләнештән ике атамадагы спиртлы сыекча тутырылган 13 данә флакон тартып алынды. Сатучының аңлатмасы һаман да бер үк -пенсиягә өстәмә керем булдыру.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 13 октябрендә, Чаллы ш. Усманов урамы буенча җәмәгать транспорты хәрәкәтенең тукталыш пунктында урнашкан «Продукты 24» кибетендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында алкогольле продукциянең ваклап сатуда булу факты ачыкланды. 153,56 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 6 октябрендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында Яр Чаллы шәһәре, Аркылы урамы, 3а йорт адресы буенча урнашкан «Продуктлар» кибетендә күпфатирлы йортта ишегалды ягыннан урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сату факты ачыкланды. 182, 81 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча, административ тикшерү кысаларында, Спас районы кибетләренә бардылар.