ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның апрелендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе ЭЭБ һәм ПК хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ярдәмендә Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә «тикшерү максатларында сатып алу» чарасын үткәрү барышында гражданка Р.ның тиешле документларсыз алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Автомашинаны карау барышында төрле атамада 342 литр алкоголь продукциясе тартып алынган.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре «Р.В.» кибетендә җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы документларсыз алкогольле продукцияне сату фактын ачыкладылар, атап әйткәндә: 13 литр «Австрия» сырасы, 40 литр «СССР Бойлерное» сырасы, 30 литр «Вишница» сырасы, 30 литр «Немецкое» сырасы, 15 литр «Милкшейк» сырасы. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 128 литр тәшкил итә.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның февралендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе БЭБ һәм ПК хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ярдәме белән Яр Чаллы шәһәре читендә урнашкан «В-г» кибетендә «тикшерү максатыннан сатып алу» чарасын үткәрү барышында тиешле документларсыз алкоголь продукциясен сату фактын ачыкладылар. Кибет К. шәхси эшмәкәренә карый. Кибет биналарын карау барышында төрле атамадагы 230 литр күләмендә алкоголь продукциясе тартып алынган.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә законсыз эшчәнлек факты ачыкланды һәм туктатылды.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәхси йорттан физик затның алкоголь продукциясен сату факты теркәлгән. Шул рәвешле граждан РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозу кылган. Гомуми күләме 30,875 литр булган 17 460 сумлык продукция тартып алынган

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре «Beluga» этикеткасы төшерелгән биш литрлы шешәләрдә акциз маркасыннан башка гына спиртлы сыеклык сатуның законсыз очрагын ачыклаган. Полиция хезмәткәрләре алкогольне законсыз сатуны документлаштырды.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Ульяновск кешесенә карата маркировкаланмаган алкоголь продукциясен законсыз күчерү факты буенча эш кузгатты. Хокук бозучының автомобилен тикшерү барышында Тәтеш районы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре алкоголь продукциясен законсыз ташу фактын ачыклаган. Легаль булмаган әйләнештән 18 литр алкоголь алынган.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының шәхси эшмәкәр А. ны РФ КоАП 14.16 статьясының 2 өлеше һәм 14.43 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турындагы гаризасы канәгатьләндерелде.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре акциз маркасыз «VODKA FINSKY ICE» этикеткасы булган 0,5 литрлы шешәдә сыеклык сату фактын ачыклады. Моннан тыш, Зәй районы гражданины «VODKA FINSKY ICE» этикеткасы белән ачык төссез спиртлы сыеклык белән өч 0,5 литрлы пыяла шешә бирде.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Ессентукский источник» дигән пыяла шешәдә 0,45 л күләмендә спиртлы продукция сату очрагы билгеләнгән. Эш материалын төзү барышында гаепләнүче «pepsi» этикеткасы булган 1,5 литрлы спиртлы сыеклык салынган шешәне ирекле рәвештә биреде. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Бу факт буенча тикшерү бара. Аңлатмада гражданка «көмешкәне шәхси ихтыяҗлары өчен тотам һәм көмешкә аппаратым юк» дип аңлатты.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International