Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) тормышка ашырганда, зыян китерү куркынычын, закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян китерүне кисәтү максатларында хокук бозуларны профилактикалау визиты кебек төрен куллана башлады. Беренче шундый чара Теләче районында «Зөфәр» ҖЧҖ сәүдә объектында узды.