Росалкогольтабакконтроль хәбәр итә, 2025 елның 1 мартыннан Росалкогольтабакконтрольнең «Этил җитештерү күләмен һәм әйләнешен исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында мәгълүматны теркәү турында гаризаларны электрон рәвештә тапшыру формаларына, тутыру тәртибенә, форматларына һәм вакытларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2024 елның 26 ноябрендәге 468 номерлы боерыгы үз көченә керә.
Росалкогольтабакконтроль хәбәр итә, 2025 елның 1 мартыннан Росалкогольтабакконтрольнең «Этил җитештерү күләмен һәм әйләнешен исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында мәгълүматны теркәү турында гаризаларны электрон рәвештә тапшыру формаларына, тутыру тәртибенә, форматларына һәм вакытларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2024 елның 26 ноябрендәге 468 номерлы боерыгы үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан гражданнарны даими кабул итәләр. Чираттагы очрашу 2025 елның 21 февралендә Балтач муниципаль районының күпфункцияле үзәге филиалында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.
Күпфункцияле үзәктә консультация өстәле үткәргәндә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Чистай шәһәр Башкарма комитеты белгечләренә шәһәрдә яшәүче хатын-кыз шәхси инициатива белән хезмәт күрсәтү турындагы шартнамәне өзү мөмкинлеге турында сорау белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Лениногорск районы территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә мәгълүмат һәм консультация бирүгә юнәлдерелгән мәгърифәтчелек чаралары уздырдылар.
Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сату һәм алкоголь продукциясен ваклап сату эшчәнлеге, оешмалар тарафыннан лицензияләр нигезендә гамәлгә ашырыла. 2022 елның 1 гыйнварыннан күп кенә төбәкләрдә алкоголь сатуга лицензия алу, озайту өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирергә мөмкин. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов Түбән Каманың бер барында җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайтуга карата күчмә бәя бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында әйдәп баручы белгеч-эксперт Ирина Галимова шәхси эшмәкәр А.Ф. Хәлилованың (Теләче) «Балык йорты» кибете сатучылары өчен семинар үткәрде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Д» кибетендә хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен профилактик чара уздырдылар.
2025 елның 19 февралендә Кайбыч муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар узды.