Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Югары Сәрдә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте, анда авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов та катнашты.
Татарстан Республикасының Әлмәт территориаль органына «В» кафесында алкоголь продукциясен (төрле исемдәге сыра һәм сыра эчемлекләрен) законсыз рәвештә ваклап сату факты буенча гражданин С.га карата административ хокук бозу турында материал керде. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 46 шешә (20,77 литр) тәшкил итте.
Кукмара муниципаль районының Каркүз авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов үткәрде. Алда торган кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителде.
Татарстанда ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» дип аталган программа башланды. Аны Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Программаның максаты - дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы вазыйфаларны биләү өчен перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Базарлы Матак авыл җирлегендщ җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Коррупциянең үзенчәлекле ягы булып хезмәткәрләрнең үз вазыйфалары буенча булган хокукларыннан һәм мөмкинлекләреннән законсыз рәвештә, дәүләт мәнфәгатьләренә зыян китереп һәм шәхси баю максатында файдалануы тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Балтач муниципаль районының Норма авыл җирлегендә чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.
2025 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында контроль-инспекция бүлеге белгече Кадрия Галиева ТР Баулы муниципаль районының Ю.А. Гагарин исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына класс сәгате үткәрде.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренең район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгечләре белән эшлекле очрашуы узды. Шушы көннәрдә Казанда Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координацион совет утырышы узды, анда (ВКС режимында) Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре дә катнашты.