Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең 1нче мәктәбе укучылары өчен укыту чарасы үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Утар Аты авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина алып барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов Чирмешән муниципаль районында күчмә чаралар үткәрде. Алар халык арасында мәгълүмати һәм агарту эшенә юнәлдерелгән иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Венера Өметбаева Яшел Үзән медицина көллияте студентлары өчен дәрес-семинар үткәрде.
Дәрес Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде, ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Көек авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Халыкара инвалидлар көне кысаларында Түбән Кондрата авылында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендәге башка мәсьәләләрне аңлату максатында гражданнарны күчмә кабул итте.
2024 елның 1-10 декабрендә Россиядә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы үткәрелә.
Бу календарь датасының игелекле миссиясе - җәмгыять һәм хакимиятнең игътибарын өлешенә сынаулар туры килгән инвалидларның проблемаларына җәлеп итү. Һәм игътибар итү генә түгел, бәлки бу батыр кешеләргә сүз һәм игелекле эшләр белән ярдәм итү дә мәҗбүри.
1-10 декабрь көннәрендә Россиядә Халыкара инвалидлар көненә багышланган төрле чаралар үткәрелә. Алексеевск районында ел саен бәйрәм чарасы уздыру күркәм традициягә әверелде, анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең төрле буыннары җыела. Биредә алар коммуникатив күнекмәләрен үстерәләр, аларда тормышка кызыксыну туа, үз-үзләрен бәяләү дәрәҗәсе арта.
Татарстан Республикасының Әлмәт территориаль органына «Р.» кафесында алкоголь продукциясен (11 төрле сыра һәм сыра эчемлеге) законсыз рәвештә ваклап сату факты буенча гражданинга карата административ хокук бозу турында эш материалы керде.
Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 408 шешә (178,5 литр) тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Суыксу авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.