Яңа Чишмә авылының «Н.» кибетендә азык-төлек товарларын дегустацияләү оештырылды һәм консультация өстәле үткәрелде. Кулланучылар тәкъдим ителгән товарлар белән тәмләп таныша алдылар, шулай ук аларны отышлы бәядән сатып алдылар.
2024 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре КФХ «Г.Р.Ш.» (Теләче районы) сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча сатучылар өчен семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре күп еллар Чаллы шәһәрендәге «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» МАО белән хезмәттәшлек итә. Пансионатта ял итүчеләр белән ай саен очрашулар үткәрәләр, лекцияләр һәм викториналар оештыралар. Мондый очрашуларның максаты - Татарстан Республикасы халкының кулланучылар грамоталылыгын арттыру. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән өлкән яшьтәге кешеләр әлеге пансионатта сәламәтлекләрен яхшырта һәм үз белемнәрен арттыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Алексеевск шәһәрендә гражданнарга чираттагы консультация үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Әлки районы Базарлы Матак авылындагы «Балалар киеме» кибетендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъект өчен семинар-уку үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Тандер» АҖнең «Магнит» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
2024 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Биектау муниципаль районы Березкино авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова, социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына мониторинг үткәргәндә, Лениногорск шәһәренең базарында кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын үтәү буенча шәхси эшмәкәрләр белән ликбез үткәрде.
2024 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова ведомство карамагындагы Биектау муниципаль районы территориясендә Березкино авыл җирлегендә үзидарә органнары белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча оператив эзләү чарасын үткәрү барышында районда яшәүченең бер шешә күләмендә спиртлы сыеклыкны, махсус рөхсәтсез (лицензиясез), касса аппаратысыз һәм БДАМС системасында теркәмичә сату факты ачыкланды. Моннан тыш, граждан үз теләге белән товар үткәрү документлары булмаган, сату өчен билгеләнгән 100 мл күләмендәге ачык төстәге сыеклык биргән.