ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

Түбән Кама районында дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар - ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама районындагы территориаль бүлеге, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы, ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге һәм «Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләре семинар-киңәшмә үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

21
март, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Данауровка һәм Галактионово авыллары халкы белән очрашу уздырды. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату. Шул ук урында авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2023 елның 20 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Алабуга муниципаль районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучыларының педагогик составы һәм 10-11 сыйныф укучылары һәм өчен кулланучылар белемен арттыру, шулай ук Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында РФ законы нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Лилия Мурзина Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлегенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында баш белгече-эксперты Розалия Хәсәншина белән берлектә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Азнакай шәһәре 4нче лицеенда» булдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Зәй шәһәрендә Дәүләт һәм муниципаль структуралар хезмәткәрләре: Зәй районында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы, муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан гражданнарга консультацияләр бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар белемен арттыру, шулай ук студентлар арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда грамоталы кулланучылар тәртибенең хокукый белемнәрен һәм практик күнекмәләрен формалаштыру максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы урынбасары Лилия Муллина һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге вәкилләре КФУның Алабуга институтының «Хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру» колледжында студентлар белән чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Шәхси эшмәкәр Р.Ф. Камалиева сәүдә объектында (Арча районы, Югары Верези авылы), Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен аңлату чаралары үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар комплексы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Роспотребнадзорның ТР буенча ҖЧҖ белгечләре белән берлектә Алабуга муниципаль районының «Тандер» АҖ сәүдә челтәрендә хезмәткәрләр өчен дә, кулланучылар өчен дә РФ Законы таләпләрен үтәү өлкәсендә консультация ярдәме күрсәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация өстәле үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

17
март, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан Кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

16 мартта Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шәһәр халкын бөтен дөньяда уза торган «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» бәйрәме турында хәбәр итү, халыкның кулланучылар белемен арттыру һәм Яр Чаллы территориаль органы эше турында гражданнарга хәбәр итү максатыннан кулланучылар белән очраштылар.

Тэги: кулланучылар хокукы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International