ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2022 ел
җомга

Коррупция Россия империясенең даими һәм аеруча авыр эчке проблемаларының берсе булган. Элекке ватандашыбызның Россиядәге хәлләр турындагы соравына рәсми тарихчы Н.М. Карамзин болай дип җавап биргән: «Урлыйлар».

Тэги: Рәсәй империясендә коррупция

2022 елның 6 маенда, Бөек Җиңү көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина кулланучылар арасында, шул исәптән халыкның социаль яктан яклауга мохтаҗ төркемнәренә караучы гражданнар арасында хокукый аң-белемнәрен күтәрү буенча чара үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина җирлек башлыгы Әгъзам Гайфуллин катнашында гражданнарны кабул иттеләр.

Тэги: гражданнарны кабул итү

5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән чираттагы очрашу «Яр Чаллы шәһәре хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУда узды. Пансионатта Яр Чаллы шәһәре, Тукай районы һәм Татарстан Республикасының башка районнарында яшәүчеләр ял итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте алкогольле продукция базарларын региональ җайга салуның бердәм концепциясен булдыру яклы, дип белдерде сишәмбе көнне монополиягә каршы җайга салу башлыгы урынбасары Андрей Кашеваров эчемлекләрне җитештерүчеләр халыкара форумының пленар сессиясе барышында.


30
апрель, 2022 ел
шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле дуслар!

Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!

Бу бәйрәм табигатьнең уянуы, киләчәккә өмет, хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән сугарыла.

Бу бәйрәм көннәре дуслар һәм якыннарыгыз белән очрашуларның шатлыгын тулыландырсын, алдагы хезмәт көннәренә дәрт һәм оптимизм бирсен.

Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
 


29
апрель, 2022 ел
җомга

2022 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату күләмнәрен (республика продукциясенә басым белән) киметү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшендә катнашты.

Тэги: МВК утырышы

2022 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре Түбән Кама муниципаль районының «Балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең структур бүлекчәсендә кулланучылар һәм хезмәтләр күрсәтүчеләр өчен күчмә консультация үткәрде. Уку йорты укытучылары көнкүрештә гадәти кулланучылар булып санала, ә түләүле белем бирү хезмәтләрен башкаручылар өчен бирелгән мәгълүмат икеләтә файдалы булды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә Лениногорск шәһәрендә яшәүче бер ир-ат мөрәҗәгать итте. «К» кибетендә ул 36000 сумлык мотоблок сатып алган. Кибеттә инструментның төзеклеге тикшерелгән, ул эшли торган була. Әмма сатып алу уңышлы булып чыкмаган, сатып алганнан соң, мотоблок эшләми башлый.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шәһәр халкы белән очрашуларны дәвам итә. Чираттагы очрашу «Изгелек» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән узды. Үзәктә Яр Чаллы, Тукай, Минзәлә, Актаныш муниципаль районнарында яшәүчеләр ял итә. Тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үз сәламәтлекләрен ныгыталар. Чарада белгечләр ял итүчеләрне 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән таныштырдылар. Законның төп маддәләрен аңлаттылар, сорауларга җавап бирделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау кредит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International