ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның 13 апрелендә Казан шәһәре Мәскәү районында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, этил спиртын кулланып, пыяла юа торган сыеклык җитештерү буенча лицензиясе булмаган затларның законсыз эшчәнлегенә чик куйды. Этил спирты нигезендә пыяла юдырта торган тартып алынган спиртлы сыеклыкның гомуми күләме 22 629 литр тәшкил итә.

Тэги: спиртлы продукция тартып алынды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хосусый эшмәкәр М. Л. Новиковның «Автодоктор» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучы белән сатучы арасында мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай итеп, сатып алучылардан килгән гаризаларны карап тикшерүгә генә түгел, сатучылар һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең белемен арттыруга да игътибар итәргә кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Хәзерге вакытта кулланучылар арасында товарларны дистанцион ысул белән сату аеруча актуальләшә бара.

Товарны дистанцион ысул белән сатып алганда, кибетләрдә товарлар сатудан дистанцион ысул белән сәүдә итүне аерып торучы шартлар һәм үзенчәлекләре турында белергә кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова Лениногорск шәһәрендәге кибетләрнең берсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләр буенча консультатив очрашу уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин В. сыйфатсыз автомобиль видеорегистраторы сатып алуга бәйле ситуациядә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Товар узган җәйдә үк сатып алынган, әмма бу чорда ул ике тапкыр бер үк дефект белән кырык биш көн эчендә гарантия ремонтында булган. Бу юлы видеорегистратор янә эшләүдән туктый. Сатып алучыга аны төзекләндерергә кирәк, һәм ул «аны алыштыруны таләп итеп буламы?» дигән сорау бирде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә Тәтеш районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Утырыш эшендә комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, контрольлек итүче органнар вәкилләре, федераль һәм җирле сәүдә челтәрләре вәкилләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Тэги: МВК утырышы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе – этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Россиядә бердәнбер башкарма хакимият органы.

Тэги: кадрлар

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор планы нигезендә, Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстан Республикасында, 2022 елның 24 апреленнән 29 апреленә кадәр Бердәм иммунизация атнасы үткәрелә.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, РФ Хөкүмәтенең 28.09.2015 елның 1027 номерлы «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнешен кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында» карары һәм продукцияне һәм (яки) предметларны юкка чыгару өчен чыгару һәм кабул итү зарурлыгы турындагы гаризалар нигезендә, «Росспиртпром» АҖ вәкиленә 1323,87 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне тапшырдылар. 

Тэги: алкоголь продукциясен юкка чыгару

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International